Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таиландта су басып 20 кеше үлде


Таиландның төньягында “Нок-Тен” дип исем бирелгән давыллы яңгыр нәтиҗәсендә су басып кимендә 20 кеше үлде.

Атна буе дәвам иткән яңгырлардан соң илнең бер миллион чамасы кеше яшәгән төньяк һәм төньяк-көнчыгышы һәлакәт төбәге дип белдерелде. 100 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләренең су астына калуы турында хәбәр ителә.

Кытайның көнчыгышында “Муйфа” давылы якынлашканга 400 меңләп кеше башка урынга күчерелгән. Соңгы фаразларга караганда давыл Шангһайга зур зыян салмаска мөмкин. Элгәре давыл әлеге шәһәр өстеннән узар дип көтелгән иде.
XS
SM
MD
LG