Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта шартлауда алты кеше үлде


Гыйракның үзәк өлешендә булган ике шартлауда кимендә алты кеше үлде, уннан артык кеше яраланды.

Полиция шартлаткычлар Искәндәрия шәһәрендәге ике өй янына куелган булган дип хәбәр итә. Әлеге шәһәр Багдадтан көньякка таба урнашкан.

Якшәмбе иртәсендә булган шартлауда үлүчеләр арасында балалар да бар. Әлегә террор гамәле өчен җаваплылыкны беркем дә үз өстенә алмады.
XS
SM
MD
LG