Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 02:58

Тимошенко тарафдарлары һәм аңа каршылар Киев үзәгендә кала


Тимошенконы кулга алган көнне манифестация

Тимошенконы кулга алган көнне манифестация

Җомга көнне кулга алынган Украина хөкүмәтенең элекке башлыгы Юлия Тимошенко тарафдарлары – берничә дистә кеше Киев үзәгендә кала. Шунда ук аңа каршы булганнар да бар.

Оппозиция вәкилләре әлегә манифестантларны куып тарату көтелми дип әәйтә. Бу хәл Тимошенконы мәхкәмәнең чираттагы утырышына алып барыр алдыннан дүшәмбе төнендә булырга мөмкин. Тимошенко 2009 елда Русиядән газ китерү килешүе имзалаганда вазыйфаларын арттыруда гаепләнә.

Киев мәхкәмәсе Тимошенко сак астында булган Лукьяновски тикшерү барганда ябып тору урынында һәм эшне караган Печерски мәхкәмәсе янында чаралар үткәрүне тыйды.

Киев үзәгендәге Тимошенко тарафдарларының чатырлар шәһәрчеген милиция уратып алган.

XS
SM
MD
LG