Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:23

Сүриядә янә үлүчеләрнең күп булуы хәбәр ителә


Сүриянең төрле шәһәрләрендә якшәмбе көнне оппозиция тарафдарларына каршы армия операциясе вакытында кимендә 29 кеше үлгән.

Сүрия хокук яклаучылары әйтүенчә, илнең көнчыгышындагы Дәер-әз-Зор шәһәрендә кимендә 20 кеше үлгән. Анда таң белән танклар кертелгән иде. Илнең үзәк өлешендәге эре шәһәрләрнең берсе – Һомста тугыз кеше бәрелешләр корбаны булган.

Әлегә Һама шәһәреннән хәбәрләр юк. Анда каршылык чарасында катнашучыларга каршы атна буе операция дәвам итә. Һама белән бернинди элемтә дә юк.

Халыкара җәмәгатьчелек Сүрия хакимиятен кискен тәнкыйть итүгә карамастан, Дәер-әз-Зорда да армия операция башлады.

Кичә БМО Генераль секретаре Пан Ги Мун Сүрия президенты Бәшәр Әсад белән телефоннан сөйләшкән вакытта гади халыкка каршы хәрби көч куллануны туктатуны таләп итте.

XS
SM
MD
LG