Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 10:11
Иерусалим мөфтие Мөхәммәт Әхмәт Хөсәен һәм баш раввин Элияһу Шлезингер Израиль тарихында беренче тапкыр уртак дини карар чыгарды. Ул мөселман һәм яһүд зиратларындагы каберләрне һәм кабер ташларын җимерүгә кагыла.

Иерусалим яһүд дини җәмгыяте шәһәр шурасына мөрәҗәгать белән чыкты. Анда борынгы яһүд зиратында вандалларның 32 кабер ташын ватуы әйтелә. Яһүдләрнең хәсид җәмгыяте бу эшне мөселманнар кылган дип шикләнгәнгә, шәһәр шурасы аларга Иерусалимның баш мөфтие белән очрашырга ярдәм иткән.

Мөфти берничә тапкыр алар белән очрашкач, яһүд зиратларында вандализмны тыючы карар чыгарырга ризалык биргән. Әлеге фәтвә Иерусалимның барлык мәчетләрендә дә сишәмбе, 9 августта укылачак.

Мөфти шул ук вакытта Иерусалимның Мамила бистәсендә Толерантлык музеен төзегән вакытта берничә мөселман кабере җимерелүне дә әйтеп,баш раввиннан шундый ук мөрәҗәгать чыгаруны сораган. “Азатлык” радиосы хәбәрчесе сүзләренчә, Элияһу Шлезингер үтенечне шунда ук тормышка ашырган.

XS
SM
MD
LG