Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Безнең гәҗит": Фаҗигаләрдән сабак алабызмы?


“Безнең гәҗит”нең яңа санында соңгы вакытта илдә булган фаҗигаләрнең алшартларын тасвирлаучы мәкалә басылган.


“Булгария” өчен гаеплене хөкем итәләрме?” дигән башисем астында Русиянең Приморье диңгез пароходчылыгы директор шурасы рәисе Александр Кирилличев белән әңгәмә басылган.

Кирилличев фикеренчә, президент Дмитрий Медведевкә гражданнар һәм балалар үлеме өчен ил алдында гафу үтенергә, фаҗига өчен шәхси җаваплылыкны үз өстенә алырга кирәк.

“Булгария” өчен гаеплене хөкем итәләрме?

“Бу аның сайлау алды рейтингын күтәрер генә иде. Кешеләр җил тегермәне белән көрәшеп арды инде. Аннан соң, җаваплылыкны хакимият вертикале буйлап өләшергә, хөкүмәт рәисен дә кертеп… Хәзер дәүләт идарәсенә һөнәри булдыклылык буенча сайламыйлар, гафу итегез, төсе һәм исе буенча. Шул ук Транспорт министрлыгында һәм диңгез, елга флотында профессионалларны бармак белән генә санарлык”, ди Александр Кирилличев.

Газетның мөхәррире Илфат Фәйзрахманов шушы темага үз аңлатмасын биргән. “Дмитрий Медведев фаҗигадән соң: «Илебездә йөзүче иске савытлар чиксез», – дип әйтеп ташлады. Әйе, «Булгария» – Совет чорыннан калган, яңартылмаган, тәмам тузган Русия инфраструктурасының көзгедәге сурәте. Бар да шул җимереккә утырып, боткадагы майны үзенә агызмакчы.

1 фирма үз вакытында үзләштереп калган, икенчесе арендалый, өченчесе билет сата, дүртенчесе әле таланып бетмәгән техниканы металлга тапшыра… Бар да акча эшли. Һәм төкерәләр иминлеккә. Фаҗига гел булып тормый бит. Ә ул-бу була калса, Светлана Инякина кебек, өстенә җаваплылык аударып була торганнар бар”, дип яза Илфат Фәйзрахманов.

“Булгария”ләр күктә дә оча

Газетның “Тормыш сулышы” битендә Мәдинә Нурулланың “Булгария”ләр күктә дә оча” дигән мәкаләсе урын алган. Монда сүз Төркиядә Татарстан очкычы белән булмый калган фаҗигасе турында язылган.

Мәгълүмат чаралары аша хәлнең җитди түгеллеге, бар да ал да гөл итеп күрсәтелә. Әмма чынлыкта алай ук булмавын журналистка шушы очкычта очарга тиешле Светлана исемле ханым сөйли.

Ул эш буенча чит илләргә еш йөргәнлектән, “Боинг” очкычы урынына таушалган “ТУ-154”не күргәч, “Булгария” көймәсенең дә иске булганлыгын исенә төшергән, пошаманга калган. Шулай кайгыга батып утырганда, бернинди кисәтүләрсез салоннан тиз арада чыгып китәргә кушалар. Света ханым бу вакыйганы болай дип искә ала.

“Мин кап-кап валерьянка, корвалол ашап бетердем. Үземне үксеп, шатлыктан елаучылар әйләндереп алды. Башта нәрсә булганын аңлап бетермәсәләр дә, бар да исән калуына сөенә, бер-берсен тәбрикли, бәйрәм итә иде. Беләсезме, Төркия телевидениесе бар нәрсәне дә ал да гөл итеп күрсәтте, дип сөйләделәр.

Керосин җиргә түгелүгә, очкычтагы ике кеше аны фотога төшереп, интернетта урнаштыра. Бер сәгать эчендә әлеге мәгълүмат дөньяга тарала. Тик анда янгын машиналарының керосинны күбек белән каплау моментлары гына күрсәтелә. Янәсе, пассажирлар хәтәр вакытында салонда булмаганнар. Очкыч, янәсе ул вакытта буш булган.

Салон тулы пассажирлар инде очарга әзерләнгәндә, җирдә керосин күлен күреп алалар. Бактың исә, очкычның сул канатын йөк ташучы машина “җәрәхәтләгән” булган. Ярый әле җирдәге керосинны вакытында шәйлиләр. Югыйсә, “Булгария” фаҗигасен көт тә тор! Тик бу юлы суда түгел – һавада”, ди очкыч пассажиры Светлана.
XS
SM
MD
LG