Accessibility links

Кайнар хәбәр

Благовещенскида очкыч җиргә төшеп утыру юлыннан чыкты


Благовещенскида Ан-24 очкычы җиргә төшеп утыру юлыннан чыкты.

Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк бүлеге белдерүенчә, биш кеше яраланган һәм аларга табиблар ярдәм иткән.

Иркутски-Чита-Благовещенски-Хабаровски юлындагы очкычта барлыгы 36 кеше, шул исәптән өч бала булган.

Каза сәбәпләре тикшерелә, юлчыларга психологлар ярдәм итә.
XS
SM
MD
LG