Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азия базарларында хиссәләрнең бәясе төшә


АКШ һәм еврозона илләре икътисадларына бәйле борчылулар сәбәрле Азия финанс базарларында хиссәләрнең бәясе кисәк төште.

Токио финанс базарының төп индексы ике проценттан артыграк, Һоң-Коң базарыныкы дүрт процентка төште.

Standard & Poors рейтинг агентлыгы бурычлары күп булган Кушма Штатларның кредит рейтингын узган атнада тарихта беренче мәртәбә төшерде.

Кичә Европа үзәк банкы Италия һәм Испаниядәге бурычлар кризисының еврозонага яман тәэсирен булдырмау өчен дәүләт кыйммәтле кагәзләр базарларында ныклы интервенция башлавын игълан итте.

Аналитиклар яңа икътисадый кризис башланырга мөмкин дип кисәтә.
XS
SM
MD
LG