Accessibility links

Кайнар хәбәр

Егермелек яңа финанс кризисы булдырмаска вәгъдә итә


Егермелек төркеме илләренең финанс министрлары һәм үзәк банк башлыклары дөнья финанс базарларын тотрыклыландыру өчен зарур булган барлык чараларны күрергә әзер булуларын белдерә.

Standard & Poors рейтинг агентлыгы бурычлары күп булган Кушма Штатларның кредит рейтингын узган атнада тарихта беренче мәртәбә төшергәннән соң бүген Азия финанс базарларының төп индекслары тагын төште.

Шулай да Европа һәм Русия биржаларында баштагы төшенкелек соңрак күтәрелү белән алмашынды.


Кичә Европа үзәк банкы Италия һәм Испаниядәге бурычлар кризисының еврозонага яман тәэсирен булдырмау өчен дәүләт кыйммәтле кагәзләр базарларында ныклы интервенция башлавын игълан итте.

Аналитиклар яңа икътисадый кризис башланырга мөмкин дип кисәтә.
XS
SM
MD
LG