Accessibility links

сишәмбе, 17 гыйнвар 2017, Казан вакыты 22:22

Лондон чуалышларында катнашкан 160-лап кеше тотылды


Узган ял көннәрендә Лондонның кайбер районнарында булган киңкүләм чуалышларда катнашкан 160-тан артык кеше кулга алынды.

Бәрелешләрдә 35 полиция хезмәткәре яраланды. Яшьләр төркемнәре биналарга ут төртте, кибет тәрәзәләрен ватты, машиналарны юк итте. Төркемләп талау очраклары да булган.

Бу чуалышларга 4 августта полиция белән бәрелештә 29 яшьлек Маро Дагганның үлүе сәбәп булган диелә.

XS
SM
MD
LG