Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зиннур: “Нишләдек без, туганнар?”


Татарча шансон башкаручы Зиннур (Зөлфәт Зиннуров)
Татарча шансон башкаручы Зиннур (Зөлфәт Зиннуров)

Шоумен Зөлфәт Зиннуров вакытсыз якты дөньядан киткән әтисенә багышлап өр-яңа альбом чыгарды. Әлеге җыентык аша туганлык, милли хисләр, әдәп-әхлак турында уйланырга чакыра ул.


“Альбомымны мин аңа – Татарстан республикасы һәм Русия федерациясенең атказанган укытучысы, 21 ел Саба районы мәгариф бүлеген җитәкләгән, 2010 елның 19 гыйнварында бу дөнья белән бик иртә хушлашкан әтием – Зиннуров Шамил Зиннур улы истәлегенә багышлыйм. Урының оҗмахта булсын, әти!!! Без синең исемеңә тап төшермәбез!”, диелгән Зөлфәт Зиннуровның әтисенә багышлап чыгарылган өр-яңа җыр җыентыгында.

Зөлфәт, әлеге җыентык чыга дигән сүзләр узган елда ук ишетелде, ниндидер сәбәпләр аркасында тоткарланды кебек...

– Әйе, бу диск узган елның декабрь аенда чыгарга тиеш дип планлаштырылган иде. Ләкин төрле сәбәпләр аркасында ул сузылды. Өйләнү дә бу эшне соңгарак калдыргандыр.

Ниһаять җәй уртасында яңа диск дөнья күрде, ялгышмасам, беренче җыентык та шул вакытта чыкты. Икенче альбом “Кайтып киләм, әткәй, яныңа...”, дип аталды. Бу җырны мин мәрхүм әтиемнең истәлегенә багышларга булдым.

Ни өчен дигәндә, башкача булырга тиеш тә түгел кебек. Икенче төрле эшләсәң ничек булыр иде дип уйлыйм, башка бер әйбер дә килми. Альбомның исеме җырның исеменнән алынды. Сүзләрен Сабада яшәп иҗат итүче Сәрия Хафизова язды, көен Илназар иҗат итте.

Зөлфәт Зиннуров
Җыр җыентыгын тулысынча әтиеңә багышладың дип әйтә алабызмы?

– Тулысынча дисәк, халык уйлап куярга мөмкин: бөтен җыр да әти турында булачак дип. Анда төрле рухтагы, бер-берсеннән аерылып торучы җырлар шактый.

Ул мөнәҗәтләр яки бәетләр җыентыгы түгел. Ләкин альбомдагы бердән-бер әткәйгә багышланган “Кайтып киләм, әткәй, яныңа...” җыры – ул күңелемнең халәте. Сүзләре уйларым белән тәңгәл килә, нәкъ минем эчке дөньямны чагылдыра. Альбомны алып караган кеше игътибар иткәндер: әткәйгә карата булган хисләремне язып, җыентыкның тышына бастырдым.

Бу сүзләребез һәм альбом Шамил Зиннур улының рухына дога булып ирешсен!

– Амин! Амин, шулай булсын!

Альбомның бизәлеше исеменә туры китереп ясалган түгелме? Андагы фото символик мәгънәгә ия кебек?

– Бу эшләр барысы да махсус эшләнелде, алдан уйлап фотога төштем. Игътибар итсәгез, альбом тышында мин такыр юлдан ялан тәпи барам. Өстә шәһәрдә киеп йөри торган гадәти кием. Бер кулда аяк киеме, икенчесендә галстук, ә артта шәһәр, Кол Шәриф мәчете шәйләнә. Әлеге күренешләрнең мәгънәсе шунда: алар тормышның, шәһәрнең ыгы-зыгысыннан качу омтылышын чагылдыра.
Яңа җыентык тышы

Кайвакыт шундый вакытлар була, беркемне күрәсе килми, берничә көнгә югаласы килә. Шундый мизгелләрдә һәрбер кеше үзенең иң якын кешеләрен искә ала, алар белән булу теләге туа. Монда да нәкъ шулай.

Рәхәтләнеп төймәләрне чишеп, аяк киемнәрен салып, тузанлы юлдан китеп барам. Кая китеп барам – анысын һәрбер кеше үзенчә уйлап бетерә. Әмма альбомның исеме үзе үк җавап бирә: “Кайтып киләм, әткәй, яныңа...”

Күп кешеләр якын туганнарын югалтырга мөмкин, әлбәттә, андый борчудан Аллаһ сакласын, исән-имин булыйк. Минем кебек кайберәүләр серләрен уртага салып сөйли алмый. Андый вакытта зиратка барып, яки фотоны алып утыра. Кабер каршында моң-зарларны, эчтә җыелган авырлыкны сөйлисең.

Мондый кешеләрне сәер дип тә әйтергә мөмкин, ләкин андый күренеш бар. Табигатькә чыгып, җилгә яки агачка эчке серләрне сөйлиләр. Шулай эшләгәннән соң бушану аласың, җиңеллек килгәндәй була.

Син дә шул кешеләр рәтенә керәсеңме?

Зөлфәт Зиннуров
– Әлегә юк, әмма-ләкин үземнең шундый икәнемне сизәм. Чөнки мин нечкә күңелле кеше. Кайберәүләр мине каты бәгырьле дип тә әйтә. Ләкин бу алай түгел: яхшы кинофильм караганда берәр хисчән урыны булса, күзем яшьләнергә мөмкин.

Вакыт үтү белән син нечкә күңеллегә әйләндеңме, әллә инде табигатең шундыймы?

– Туганда ук булгандыр ул. Күңелеңдә булмаса, еллар үтеп кенә булмыйдыр. Ул я бар, я юк.

“Халкым минем” җыры әлеге альбомга керде дип әйттең, аның кебек милләттәшләребезне уйландырырлык тирән мәгънәле җырлар тагын бармы?

– “Халкым минем” турында күп сүзләр ишетергә туры килде. Кемдер әйтә: ник милләтебезне мескен итеп күрсәтәсең дип, икенчеләре исә, җыр бик дөрес язылган, ди.

Бәлки татар халкы уйланыр, үзенең горур милләт булуын аңлый башлар, дигән аңлатмалар әйттеләр. Шушы җырга охшаш яңа җыр яздык. Ул бөтен кешегә дә туры килә, бүгенге туганлык хисләрен сурәтли. Чөнки күбебез туганнарны туганнарча кабул итмибез. Җырны тыңлаган кешеләр мәгънәсен аңлар, исеме – “Нишләдек без, туганнар?”.

Башка җырлар ниндирәк рухта, барысы да шансон стилендәме? Яшьләргә юнәлгәне бармы?

– Альбом төрле рухтагы җырларны бергә җыйды. Рок стилендәгеләре дә бар. Анысы кызларга багышланды, ул җырда нибары дүрт кенә куплет. Күбрәк язасы килгән иде, кыскарттык. Исеме “Ачу килә” дип атала.

Зөлфәт, артист өйләнсә яки кияүгә чыкса, тыңлаучылар кими диләр. Синең очракта ничек, өйләнгәч тамашачыларның игътибары үзгәрдеме?

– Андыйга гына калса дөрес тыңлаучы түгел инде ул. Сине ошатып кына тыңлаган кеше озак тормаячак һәм мәхәббәте озак бармаячак. Бәлки егеткә гашыйк булган кебек яратып йөрүчеләр авыр сулап куйганнардыр. Ә менә ЗИННУР проектын яратучы кешеләр кимегәндерме-юктырмы – анысын әйтә алмыйм.

Анысын инде пәрәвездәге битеңә килгән сорау-теләкләрдән дә белеп буладыр...

– Интернетта аралашу бара, Аллага шөкер. Ләкин хәзер инде: “Әйдә очрашыйк” кебек сүзләр язучылар кимеде. Халык аңлый, андый әйберләрнең бетәчәге көн кебек ачык иде. Дөресен әйткәндә, кимергә тиеш тә.
Зөлфәтне бүген туганлык мәсьәләсе борчый

Син төрле эшләрдә эшләдең; ди-джей, алып баручы да булдың, хәзер инде җырлыйсың да. Үзеңне кем дип тәкъдим итәр идең?

– Моңа охшаш сорауны миңа биргәннәр иде, чыннан да кызыклы сорау. Үземне журналист дисәм, язмыйм да, синең кебек тапшырулар да эшләмим. Кем соң мин?! Шоумендыр, “дыр” дип әйтәм, чөнки зурдан кубып, “мин шоумен” дип кычкырырга әле иртәрәктер. Ә алда нәрсә буласын бер Ходай белә.

Кыскасы, халык белән бергә булачаксың инде. Октябрь аенда син эшләп киткән “Татар радиосы” 10 яшьлек юбилеен үткәрә, ул бәйрәмдә син дә катнашасың икән...

– “Татар радиосы” хезмәткәрләре белән бүген дә мөнәсәбәтләрем бик әйбәт. Аллага шөкер, әле дә дус яшибез! Алар белән төрле бәйрәмнәрдә очрашып торабыз, туган көннәрне бергә үткәрәбез. “Татар радиосы”ндагы егетләр арасындагы дуслык нык көчле калды. Радиода 6 ел эшләү күп нәрсә бирде. Андый коллектив белән эшләвемә бик горурланам.
XS
SM
MD
LG