Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:25

Урыслар яңа тарихи фильм төшерә. Бу беренчесе дә түгел, соңгысы да булмас кебек. Чираттагысы татарлар, дөресрәге Алтын Урда тарихы турында. Милләтнең бу кинофильмда ничек күрсәтелүе сораулар тудыра.

1996 елда телевидение аша Себерне яулап алу турында «Ермак» дигән кино күрсәтелде. Себер ханлыгын басып алып, татарларны юк иткән урыс гаскәренең башында торучы Ермак, билгеле, чын каһарман итеп гәүдәләндерелде. Вакытында Себер татарлары бу фильмга каршы чыгып, иҗтимагый резонанс тудырды, кинофильмның күп кенә өлешен кисеп алуга да ирештеләр, ләкин фильмның нигезендә «кыргый татарлар»ны урысларга буйсындыру идеясе барыбер калды.

Шуннан соң Владимир Хотиненконың иҗат җимеше – «1612» кинофильмын телгә алырга була. Аның продюсеры Никита Михалков иде, ә аның урыс идеясе белән мавыгуы һәркемгә билгеле. Поляк интервентларына каршы торучы урысларның үз җирләрен баһадирларча яклавын тасвирлаган картинаның премьерасы 2010 елның 4 ноябрендә булды. Нәкъ Русия хөкүмәте уйлап чыгарган Халыклар бергәлеге һәм татулык бәйрәменә туры килде. Кино дәүләт бюджетыннан финансланды. Түрәләр бу Русия халкының патриотизмын бермә-бер күтәрер дип өмет итте.

Бүгенге заман кешесенә борынгы шомлы вакытларда урыс җиренең бербөтенлеге өчен төрле милләтләр, шул исәптән татарлар да, урыс белән иңгә-иң торып дошманга каршы сугышканнарын үрнәк итеп күрсәтергә теләделәр. Кино прокатка чыкканчы ук аны зурдан кубып мактадылар, PR өчен дәүләт акчасын кызганмадылар. Тик режиссер да, продюсер да акча биргән түрәләрнең өметен акламады. Күпме генә мактасалар да, фильм халык арасында популярлык казанмады.

Моннан тыш, Русиядә соңгы елларда урыс чиркәве фатыйхасы белән төшерелгән фильмнар да чыкты. Мисал өчен, Павел Лунгинның «Царь» киносына мәрхүм патриарх Алексий II фатыйхасын бирде. 2010 елда чыккан «Поп» фильмына да урыс руханилары теләктәшлек белдерде, Кирилл атакай үзе аның премьерасына килгән иде.

«Орда» кинофильмы православ даирәләр акчасына төшерелә

Тарихи фильмнар белән тәҗрибәләр хәзер дә дәвам итә. Әлеге вакытта режиссер Андрей Прошкин «Орда» (фильмның исеме үзгәрергә дә мөмкин, аның икенче варианты – «Святитель Алексий») дип исемләнгән фильм эшләп ята. Эшнең иҗади өлеше инде тәмам, аның прокатка чыгуын кышын көтәргә кирәк.

Андрей Прошкин
Киноның сюжеты XIV гасырда барган вакыйгаларга карый. Ул вакытта Евразия киңлекләрендә, шул исәптән урыс җирләрендә дә Җәнибәк хан идарә итә, Алтын Урда башкаласы – Сарай Бату. Киноның төп сюжеты Сарайга Мәскәүдән митрополит Алексийның килүенә нигезләнә. Алексийның татар дәүләтенең башкаласына сәфәре төрле маҗараларга бай була. Сценарийга карасаң - руханига үлем яный, аның алдында үз гомеренме, әллә инде Мәскәү кенәзлеген чираттагы татар явыннан саклап калыргамы дигән дилемма килеп туа. Митрополит Җәнибәк ханның әнисе Тайдыланы могҗиза белән сукырлыктан дәвалый, шул рәвешле ул үзе дә, аның сөекле ватаны да кыргый явыз татарлардан сакланып кала.

“Орда” киноның төп идеясы – ул ят мохиттә, башка милләт, дин басымы астында урысларның милли үзаңын, телен, гореф-гадәтләрен саклап калуы, моның бик авыр эш булуы. Татарлар идарәсе астында яшәргә мәҗбүр булган урысларны христиан дине, аның руханилары коткара булып чыга.

Киноның финанслануына карасаң, бу фильм да Русия хөкүмәте акчасына төшерелә. Ә аңа заказ бирүче – "Православная энциклопедия" студиясе.

Кинода күрсәтелмәгән хакыйкать - Алтын Урдада урыс руханиларына иркенлек бирелгән

Режиссер Андрей Прошкин “Азатлык” радиосы белән әңгәмәсендә, "кино турында интернетта нәрсә таралгандыр, белмим, ләкин ул ярым реаль вакыйгаларга, ярым уйдырмага нигезләнә", дип әйтте. "Ни өчен тарихи фильм төшергәндә нәкъ менә шушы чор алынды?" дигәнгә ул анык кына җавап бирә алмады.

"Бу теманы мин үзем сайламадым. Тәкъдим иткәч, баш тартмадым. Тарихи фильмнар төшерү мөмкинлеге еш чыгып тормый. "Православная энциклопедия" дини тема белән шөгыльләнә. Митриполит Алексий тормышы турында сөйләгәч, үземә дә бу тема кызыклы булып тоелды. Юрий Арабов аның сценариен бик тиз һәм мавыктыргыч итеп язды. Монда тарих та, мистика да бар. Кинода уйдырма юк диярлек, вакыйгалар “Алексий тормышы” дигән елъязмадан (“Житие Алексия”) алынды.

Элеккеге Алтын Урда бүгенге көннәр белән аваздаш, шуңа да минем өчен бу тема якын булып күренде. Алтын Урда чорындагы вакыйгалар безнең күбебезгә караңгы. Тарихта ак таплар күп, безгә күп нәрсәне үзебезгә яңадан өйрәнергә, ул вакытта яшәеш ничегрәк булганын чамаларга туры килде”, ди ул.

"Урда" фильмын төшерү вакыты
Режиссер Алтын Урда вакытында татарларның, аларның кул астында яшәүче православ халкының тормышы билгеле түгел, караңгы дип әйтеп бераз хәйләли. Җәнибәк хан идарә иткән вакыт тарихчылар ягыннан яхшымы, начармы, ләкин өйрәнелгән.

XIV гасыр урталарында Алтын Урда ныклап аякта торучы империя була, Җәнибәк ханның идарәсе дәүләтнең чәчәк аткан вакытына туры килә. Бу 1342-1357 еллар. Рәсми тарих, Русь Алтын Урдага буйсындырылган хәлдә, татарлар басымы астында интеккән дип язса да, нәкъ Җәнибәк вакытында урысларга иркенлек бирелә, православ руханиларына да дәгъват эшен алып бару тыелмый.

Киресенчә, Сарай Батуның үзендә дә берничә чиркәү эшләп килә, шушында ук Мәскәү митрополитының резиденциясе була. Моны татар гына түгел, урыс тарихчылары үзләре дә әйтә. Билгеле, соңгылары бу фактка басым ясарга, кычкырып сөйләргә теләми.

Жанибәк хан кыргый түгел, ә чын демократ

Тарихчы Айрат Төхфәтуллин, урыслар Җәнибәккә рәхмәтләр укырга тиеш, чөнки ул аларга иң күп иркенлек биргән хан дип саный.

“Җәнибәк идарә иткән вакыт — шул чордагы демократиянең җәелгән чагы. Җәнибәк Үзбәк ханның өченче улы була. Әтисеннән аермалы буларак, ул кешелеклерәк, хәтта бераз юашрак шәхес. Урыс елъязмаларында кызыклы мәгълүматлар бар. Мәсәлән, алар Үзбәк ханны “Грозный хан Узбек” дип искә ала. Беренче булып “грозный” дигән кушаматны Иван IVгә түгел, ә нәкъ менә татар ханы Үзбәккә әйтәләр. Урыс патшасына ул соңыннан гына тагыла. Ә Җанибәкне урыс елъязмаларында “Добрый царь Джанибек” дип атыйлар.

Ул идарә иткән чорда Сарай Батуга урыс митрополиты Симеон Мәскәү кенәзе белән бергә килә. Сарайда ул Җәнибәктән моңа кадәр алынган ярлыкларның дөреслеген раслата. Җәнибәк митрополит һәм кенәз белән килешеп, ярлыкларга кул куеп җибәрә.

Җәнибәк чорында урыс чиркәве зур үсеш ала. Чиркәүләр төзелә, урыс руханиларына да эшләргә мөмкинлек бирелә, диннәр кысрыкланмый.

1312 елда аның атасы Үзбәк хан исламны Алтын Урданың рәсми дине дип игълан итә, ләкин исламның чын үсеше Җәнибәк чорына туры килә. Аның вакытында шәригать Ясаны кыса башлый, күп халык ислам динен кабул итә. Ләкин исламның чәчәк атуы башка диннәрне кысрыклау бәрабәренә бармый. Гомумән, Алтын Урдада диннәр иреклеге була. Бу турыда урыс тарихчылары да, татарлар да яза.

Риза Фәхретдин, Габделбар Батталның хезмәтләрендә Мәскәүнең әкренләп аякка басуы нәкъ менә Җәнибәк вакытына туры килүе тарихи фактлар белән исбатлана. Алар Мәскәү урыс өлкәләре арасында иң көчле кенәзлеккә әверелә дип яза. 1324-1360 елларда урыс елъязмаларнда “...и быть тишина на Руси 40 лет и переставши татарвою воевать русская земля” дигәнне укырга була. Бу киң таралган тарихи мәгълүмат.

Җәнибәк вакытында зур яулар да оештырылмый. Бу мөмкин хәл дә түгел - Мәскәү кенәзләре, Иван Калитаның уллары Симеон һәм Иван Красный үзләре ел саен Сарай Батуга килеп төрле бүләкләр тапшырган, бик килешеп яшәгәннәр. Симеон белән Иван Красныйларны Мәскәүгә зур дәрәҗәләр күрсәтеп озаталар. Митрополитны да зур кунак итеп каршы алганнар һәм озатканнар. Бу — тарихи факт, моны урыслар да инкарь итә алмый, ләкин аның турыда әйтергә генә теләмиләр.

Җәнибәк 1357 елда улы тарафыннан үтерелә, аның урынына тәхеткә Бәрдибәк утыра”, дип сөйләде "Азатлык"ка тарихчы Айрат Төхфәтуллин.

“Татарлар киноны ошатмас... Ләкин барсына да ярап булмый”

Режиссер Андрей Прошкин ике цивилизация, ике милләт, төрле мәдәният бәрелешен ачыграк күрсәтер өчен киноның сюжет нигезенә, бәлки, Җәнибәк хан чорын түгел, мәсәлән, Үзбәк хан идарә иткән вакытны сайлау отышлырак булыр иде дигән фикер белән килешмәде.

“Мин төшергән кинода Русьне азат итү сугышы темасы юк. Андый максат куймадым. Әйе, анда Русьнең тулысынча ирекле булмавы күрсәтелә. Татарлар явызмы, юкмы, ләкин алар барыбер басып алып идарә итүчеләр. Өстән башкалар җитәкчелек итү кайсы халыкка ошасын?!

Татарлар кыргый булып күренмәс, диләр
Без тасвирлаган Урда ул башка. Әлбәттә, ул Алтын Урданың көчле чоры, аның күтәрелеш вакыты, ләкин дәүләтнең таркалуына да шул чакларда оеткы салына. Җәнибәк үлеменнән соң “Великая замятня” башлана.

Бу вакытта Урдада ханнар еш алмашына, буталчык була. Көчле империянең структурасы җимерелә башлау темасы минем өчен кызык булды. Ышаныгыз, мин башка дин, милләт кешеләре белән сугышу, аларга каршы тору турында фильм төшерергә теләмәдем. Кешенең җәмгыятьтә тоткан урыны, Ходай белән булган мөнәсәбәтләре хакында бәян итәсем килде. Кыргый әшәке татарлар кул астында яшәүче мескен урыс халыкның тормышын күрсәтергә теләмәдек”, дип аңлатырга тырышты режиссер.

Шулай да Андрей Прошкин, кинофильм һәркемнең дә күңеленә хуш килмәс дип шикләнә. Гадәттә, тарихи китапларда Алтын Урданы, татарларны вәхши, кыргый халык итеп күрсәтләр. Бу фильмда да урысларның татарларны камил структуралы бөек империя төзеп, барлык халыкларга да үсү мөмкинлеген биргән милләт итеп тасвирлаулары икеле. Режиссер үзе дә "Татарстанга фильм ошамас", ди.

“Татарларны ничек бар, шулай тасвирларга тырыштым. Аларны кыргый итеп тә, яисә йомшак күңелле итеп күрсәтү максаты булмады. Әйе, алар кырыслык күрсәткән, ләкин XXI гасыр кешеләренә башка сыймаслык итеп күренгән әйберләр ул чорда гадәти булганын онытмаска кирәк. Бу бит урта гасыр чоры.

Татар халкы кинофильмны ничек кабул итәр, әйтә алмыйм. Татарстанда Алтын Урданы күтәрәләр дип беләм, аны татарларның бөек үткәне итеп күрсәтергә, халык күңеленә шуны сеңдерергә тырышалар. Татарлар Алтын Урданы күккә чөеп искә ала. Туй үпкәсез булмый, бу очракта да татарлар кинофильны ошатмаска, кабул итмәскә мөмкин. Ләкин нишләтим? Барысына да ярап булмый”, ди ул.

“Ә сезнең өчен Алтын Урда чоры нәрсә ул? Сез аны ничек кабул итәсез?” дигән сорауга режиссер болай дип җавап бирде:

“Тарих катлаулы, бигрәк тә бу чор. Берьяктан, татарлар Русьны кылыч белән тураклап чыккан, православ халыкны юк иткән. Икенче яктан, Лев Гумилев ул чорны вассал һәм коллар чоры түгел, ә күпмилләтле симбиоз дип тасвирлый, бу Русияне бәрәкәтле, көчле итте дип әйтә. Бәлки, чыннан да, Алтын Урданың соңгы чорында татарлар белән урыслар үзара килешеп яшәгәндер. Урыс кенәзләре Алтын Урданы бер-берсенә каршы котырту өчен дә кулланган.

Ләкин соңыннан ни булды соң? Куликово сугышы. Мамай явы. Туктамыш хан Мәскәүне яндыра, бөтен халыкны суеп китә. Бу очракта мин берничек тә Русия белән Алтын Урданың мөнәсәбәтләре дустанә һәм җылы булган дип әйтә алмыйм. Ирекле берләшү турында сүз булырга да мөмкин түгел”, дип мөнәсәбәтен белдерде Андрей Прошкин.

Режиссер "бу фильмны төшергәндә консультация бирүче тарихчыларыбыз күп булды", диде, ләкин аларның исемнәрен әйтмәде. Тарихи фильм төшерү күпмегә төшкәнен дә белеп булмады, аның бюджет күләмен сер итеп калдырды. “Ару гына акча китте, тарихи фильм төшерү чыгымлы, бу эшне дәүләт ярдәменнән башка ерып чыгып булмый”, диде ул. Кино Әстерханда Сарай Бату хәрәбәләре янында төшерелгән, моның өчен анда XIV гасыр шәһәре декорациясен булдырганнар.

Кино — идеология мәйданы

Кинорежиссер Рәмис Нәҗмиев, тарихи фильмны төшергәндә саграк булырга кирәк, ләкин моңа Русия хөкүмәтенең исе китми, бездә урыстан кала милләтләрнең мәнфәгатьләре исәпкә алынмый шул, ди.

Рәмис Нәҗмиев
“Бу очракта режиссерны гаепләп булмый, хәзер кино төшергәндә төп сүзне акча бирүчеләр һәм продюсер әйтә. Режиссер йомышчы малай кебек әйткәнне генә башкара. Прошкин талантлы режиссер, аның да эшсез, ач утырасы килми. Хөкүмәт, урыс чиркәве аны акча түләтеп эшләтә.

Халык тарихны начар белә, чынбарлыкта ни булганын ул китапханәләрдә утырып, интернетта казынып, төрле чыганаклар укып утырмый, иренә. “Безгә ялган тарих сөйлиләрме, әллә чынынмы?”дип бик сирәкләре генә уйга кала.

Өстә утыручылар шуны бик оста итеп куллана, үзләренә файдалы идеяләрне сеңдерә. Ялган тарихны җиңел тел белән аңлату өчен медиа, кино бик уңайлы корал. Русия күпмилләтле дигән сүз кәгазьдә генә кала һәм бу трибунадан купшы чыгышлар ясаганда гына кирәк. Чынында титул милләт бар һәм башкалар алар тәкъдим иткән шартларга яраклашып яшәргә тиеш.

Хөкүмәт яңа идеология булдыру уе белән баш вата. Аңа бар ил халкына, урыс империясе башында православ милләт торган дигән карашны сеңдерәсе килә. Башка милләтләр моны ничек кабул итүе аларны кызыксындырмый”, ди татар режиссеры.

Рәмис Нәҗмиев үзе төрки каганатның тууы яисә Казан ханлыгының яулап алынуы турында фильм төшерү турында хыяллана. Ул татар дәүләтләренең барсы да аерым кино төшерергә лаеклы дип саный. Ләкин татар режиссерларына әлегә бу турыда хыялланып утырырга гына кала, Татарстан хөкүмәте масштаблы тарихи кинофильм төшерергә акча бүлеп бирү турында уйламый булса кирәк.

“Барысына да ярап булмый, әлбәттә, татарлар да кино төшергәндә үзләрен начар итеп күрсәтмәс иде, урыслар да бу очракта үз ягын каера. Ләкин тарихны тасвирлаганда берьяклы булудан сак булырга кирәк. Бу киноны зур кызыксыну белән караячакмын. Урысларның ничек итеп тарихны астын-өскә китергәннәрен, нинди ялганнарга барганнарын күрәсем килә”, ди режиссер Рәмис Нәҗмиев.

“Урыслар алдап дәрәҗәләрен күтәрә алмый”

Күпсанлы тарихи романнар авторы Вахит Имамов Русиянең сәясәте тарихи ялганга, фальсификациягә корылган дип исәпли. "Бу очракта татарларга үзләренә кыймылдарга, үзебезгә тарихи фильмнар төшерергә кирәк", ди Имамов.

Язучы Вахит Имамов
“Гомергә урыс үзен генә алдынгы, цивилизацияле итеп күрсәтергә тели. Аның бу тырышлыгы башкалар алдында үзен ныграк таныту өчен кирәктер, мөгаен. Тик урыс күпме генә тырышмасын, аңа тарихта греклар, римнар дәрәҗәсенә менеп җитәсе юк.

Ладога тирәсендә хәзер ничә еллар буена казу эшләре бара. Русия хөкүмәтенең Ладогага Бөек Новгород, Киевка кадәр нигез салынганлыгын, аны Русьның беренче башкаласы булган дип исбат итәсе килә. Шәһәрнең 1250 еллык юбилеен уздыру турында хыялланалар. Ләкин швед галимнәре урыслар тапкан бар табылдыкларны кире кагып бара. Алар барсы да варяглардан калган ядкарьләр.

Кино да менә шундый ялганнарга нигезләнеп төшерелә. Сергей Бодровның “Чынгызхан ” киносы бар, ләкин ул да чын тарихи фактларга якыная алмаган. Шулай да аны тарихи фильм итеп тәкъдим итәләр.

Урыслар ягыннан карагруһчыллык әле тиз бетмәс, кысу сәясәте дәвам итәчәк. Татарстан хөкүмәтенә үз киносын булдыру өчен көч куярга кирәк. Казанда узучы кинофестивальләр татарларның бөеклеген чагылдырмый. Безгә татарның милли үзаңын күтәреп, дөньяга танылуыбыз хакына көчле кинофильмнар төшерергә вакыт”, дип саный язучы Вахит Имамов.

Русия хөкүмәте ялган тарихка нигезләнгән кинофильмнарны конвейрга салып чыгаруны дәвам итәчәк. Моңа урыс чиркәвенең кушылуы бу сәясәтне тагын да ныгытачак. Атакайлар фатыйха бирү белән генә чикләнми, урыс мәдәниятын, православ динен күтәрер өчен акчасын да мулдан яудыра.

Алар өчен Русиянең алдынгы дәүләтләр дәрәҗәсенә һаман да күтәрелә алмавын әллә ничә гасыр элек булган татар-монгол явы белән аңлату иң кулае. Сәбәпне үзләрендә эзләргә теләмиләр. Берничә гасыр дәвамында “кыргый” татарлар басымы астында иза чигү аркасында якты көн күрә алмыйбыз дип аңлатуга ул даирәләр тәмам үзләре дә ышанып бетте. Хәзер миллионлаган бюджетлы матур фильмнар белән башкаларны да ышандырырга тырышалар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG