Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гарәп илләре лигасы Әссадны үгетләү юлын сайлый


Сүриядәге низагны чишү өчен Гарәп илләре лигасы “каты чараларга” бармыйча үгетләү юлын алачак.

Бүген бу турыда оешманың генераль секретаре Нәбил әл-Гарәби белдерде.

Кичә Гарәп илләре лигасы Сүриядә көч куллануны кичекмәстән туктатырга чакырды. Анда хөкүмәт гаскәрләре Дәһр-әз-Зүр шәһәрен утка тотуны дәвам итә.

Хокук яклаучылар белдерүенчә, кичә шәһәрдә оппозиция тарафдарлары белән хөкүмәт көчләре арасындагы бәрелешләрдә кимендә 42 кеше һәлак булган.

Башка шәһәрләрдә дә президент Бәшәр Әссад хакимиятенә каршы чыгучыларны бастыру чарасы барышында егермеләп кеше үлгән.

Бүген Германия хөкүмәте, әгәр дә президент Әссад оппозициягә каршы хәрби чараларны туктатмаса, хокукый нигезен югалтачак дип белдерде.
XS
SM
MD
LG