Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:08

Быелның 1 мартыннан башлап гамәлгә кергән бала бакчасына юллама алуның электрон чират системасы кыенлыклар китереп чыгара. Электрон системада бакчаны милли үзенчәлегенә карап сайлау мөмкинлеге каралмаган.


Татарстанда “Бәләкәч” программасы кысасында быел 25 балалар бакчасы ачылачак. Бүгенге көндә Казанда балалар бакчасына юллама алыр өчен 25770 бала чиратта тора. Аларның яртысын яшь ярымлык сабыйлар тәшкил итә.

Республикада бакчаларга балалар кабул итүне электрон чиратка салсалар да, бу кайбер уңайлыклар белән бергә милли проблем да тудыра. Чөнки заманча технология балаларның милләтен аерып тормый, чираты җиткән баланы теләсә кайсы балалар бакчасына беркетеп куя.

Нәтиҗәдә татар балалар бакчасына урыс балалары эләгә, яисә киресенчә, үз сабыен татар балалар бакчасына бирергә теләгән ата-ана урыс балалар бакчасына бирергә мәҗбүр кала.

"Электрон чират милләткә зыян сала”

Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Юныс Камалетдинов, Казандагы татар балалар бакчаларына урыс балаларының да электрон чират белән керүе милләтебезнең киләчәге өчен борчылырга җирлек тудыра, ди.

Юныс Камалетдинов
"Балаларны электрон чират белән бакчаларга урнаштыруның татар милләтенә зыяны бар, ә башка милләт балаларына бер зыян да янамый. Бу мәсьәләне безгә һичшиксез хәл итәргә кирәк", ди ул.

Бу проблема “Татар мохите” дип аталган иҗтимагый оешма тырышлыгы белән көн үзәгенә чыгарылган.

Балаларның ата-аналары беренче чиратта уңайлыкны алгы планда тота, балалары кайсы бакчага йөрсә дә аларга барыбер, ди ул. Иң гаҗәбе, татар ата-аналары шулай дип белдерә икән. Әмма кайберләре үз балаларын урыс бакчаларына урнаштыруга каршы чыга, дип белдерә Камалетдинов.

Шулай ук урыс телле ата-аналар арасында да үз балаларын татар балалар бакчаларына җибәрүгә каршы чыгучылар бар икән.

“Мәсьәләне чишүдә Медведевтән ярдәм сорадык”

"Безгә бу мәсьәләнең төрле якларын яхшылап өйрәнеп, бу буталчыкны туктатырга кирәк. Татар балаларын – татарныкына, урыс балаларын урыс балалар бакчаларына җибәрүне хәл итәргә кирәк. Бу проблемны чишү өчен без депутат Фәрид Мифтаховка мөрәҗәгать иттек. Аннан соң Дмитрий Медведевкә атап, аның Казанда халыкны кабул итү үзәгендә, гариза да яздык", ди Юныс Камалетдинов.

Татар иҗтимагый әгъзасы күтәреп чыккан татар балалар бакчаларына чит милләт балаларының да теркәлүе мәсьәләсе белән Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Фәрид Мифтахов якыннан кызыксына.

Узган атнада Русия президенты Дмитрий Медведевнең Казанда халыкны кабул итү үзәгендә бер төркем татар кешесе белән без бу мәсьәләне тикшердек, ди ул.

“Заманча технологиянең уңай һәм тискәре яклары да бар”

Электрон чират белән кемнең ничәнче урында чиратта торуын күреп булса да, чит милләт вәкиленең баласы татар бакчасына килеп эләккәч, бу хәл, анда йөрүче балаларның үзара рус телендә аралаша башлавын китереп чыгара, ди Мифтахов.

Фәрид Мифтахов
"Бүгенге көндә милләткә, халыкка, киләчәккә битараф булмаган кешеләр бу мәсьәләдә ярдәм сорап, миңа мөрәҗәгать итте. Татар балалар бакчаларына башка милләт балаларының да эләгүе, бер караганда, ул милләт баласының үзенә дә, ата-анасына да кыенлык китереп чыгара бит. Аларның татар балалары янында үз балаларының да тәрбияләнүе темасы электрон чират системасында каралмаган", ди ул.

“Татар бакчасындагы балаларның яртысы башка милләттән”

"Әле менә күптән түгел генә Казан Шурасы вәкилләре, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре белән өч татар балалар бакчасын барып карадык. Әйтик, шуларның берсендә әле яңа гына чираты килгән кешеләргә урын биргәннәр. 50 урынның 25енә башка милләт вәкилләре балалары туры килгән. Без әлеге буталчык татар балалар бакчалары дигән статусны юкка чыгарыр дип борчылабыз", ди Мифтахов.

Дәүләт шурасы депутаты татар балалар бакчаларына үз теләге белән килүчеләрнең булу мөмкинлеген дә таный. Фәрид Мифтахов балалар бакчаларында милләт темасында килеп туган проблемнан чыгу юлларының булуын, әлеге чишелеш юлларын фән һәм мәгариф, элемтә һәм мәгълүматлаштыру министрлыгы вәкилләре белән бергәләп эзләячәкләрен дә белдерде.

Аның сүзләренчә, балалар бакчаларына интернеттан чиратка язылганда, бу бакчада татар телендә тәрбия биреләчәк, дигән графаның өстәлүе кирәк. Ата-ана үз баласын чиратка бастырганда, шул графага игътибар итеп, бакчага теркәтә ала, ди ул.

Бүгенге көндә Казанда татар балалар бакчалары саны – 69, дип белдерә депутат. Әлеге бакчаларның милли йөзен саклап калу өчен, барлык тиешле чараларның да күреләчәгенә ышандыра ул.

XS
SM
MD
LG