Accessibility links

Кайнар хәбәр

Благовещенскида очкыч казасында 12 кеше яраланды


Благовещенскида Ан-24 очкычы җиргә төшеп утыру юлыннан чыкты.

Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк бүлеге белдерүенчә, 12 кеше, шул исәптән өч яшьлек бер бала яраланган.

Иркутски-Чита-Благовещенски-Хабаровски юлындагы очкычта барлыгы 36 кеше, шул исәптән өч бала булган.

Беренче фаразларга караганда, казага начар һава шартлары сәбәп булган.

Бу каза сәбәпле җинаять эше ачылган.
XS
SM
MD
LG