Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:28

Татарстан җитәкчелеге белән каршылыкка кереп, 12 ел элек Мәскәүгә күченергә мәҗбүр булган язучы, сәясәтче Ринат Мөхәммәдиев бүген ничек яшәп ята? Заманында хакимият үзгәргәч, Казанга кайтам дип белдергән әдип “Азатлык” сорауларына җавап бирде.


“Сират күпере”, “Кенәри – читлек кошы”, “Ак кыялар турында хыял” һәм башка танылган әсәрләр авторы Ринат Мөхәммәдиев Казанга кунакка кайтты. Бүген Мәскәүдә гомер итүче әдип 1989-1999 елларда Татарстан язучылар берлеген җитәкләде, 1990-1993 елларда – Русия Югары Советы, 1995-1999 елда Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты булып торды. 62 яшьлек Ринат Мөхәммәдиевнең яңа гына “Үз кешеләр” дигән китабы басылып чыкты.

Ринат әфәнде, Мәскәүдә яшәп, Татарстандагы 20 еллык сәяси, милли һәм иҗтимагый хәрәкәтләргә нинди бәя бирәсез?

– Бервакытта да Мәскәүдән торып бәя биргәнем булмады. Мин – Татарстанның үз улы, аның белән элемтәмне өзмәдем. Гәрчә, соңгы 12 елда мәҗбүри рәвештә Мәскәүдә яшәргә туры килсә дә.

Юбилейлар, нәтиҗә ясауларга килгәндә, кеше картайгач, башка эшкә ярамый башлагач кына бу турыда уйлана башлый. Республикада хәл ителмәгән әйберләр бик күп. Русиядә дә, Татарстанда да барысы ал да гөл дип уйларга ярамый. Болай уйлаучылар ялгыша. Безнең вазгыятебез 1990 еллардан әллә ни алга китте дип әйтеп булмый. Гәрчә, кемнәрнеңдер бу хакыйкатьне таныйсы килмәсә дә.

Татарстанның хәле элекке автоном республикадан бик ерак киткәндер дип уйламыйм. Элек өлкә комитеты хәл итсә, хәзер бөтен әйберне дә “Бердәм Русия” фиркасе яки президент администрациясендәге 2-3 кеше хәл итеп куя. Бәлки, элек киңәшү артыграк та булгандыр.

Әлбәттә, алга китешне дә танымыйча ярамас. Әдәби, тарихи мирасыбызны, халыкның үткәне, киләчәге һәм бүгенгесе турында ачыктан-ачык фикер йөртә алабыз икән, бу инде алга китеш.

Гомумән, Русиядә татарларның үз-үзен тоешы, дөньяга карашы соңгы 20 елда шактый алга китте. Русиядә ниндидер үзгәреш, тетрәнеш була икән, нәрсәдер эзләнергә, көрәшергә керешә торган халык татарлар булган.

80-90нчы еллар башындагы күтәрелеш, җимерү чорында югалтулары булса да, Татарстан һәм татар халкы моннан да бераз отыш белән чыкты.

1993 елның октябрендә Русия президенты Борис Ельцин парламентны бомбага тотты. Сез моннан исән-сау чыктыгыз.

– Бу хакта минем “Утлы таба өстендә” дигән китабым бар. Аннан соң мин аны урыс телендә “Крушение” дип бастырдым. Ул дөньяның 20 илендә нәшер ителде.

Бу вакыйга Русиядәге парламентаризмны юкка чыгару өчен оештырылды. Анда дөнья илләренең Русиядә эшләгән киңәшчеләренең өлеше зур булды дип саныйм. Парламентны бомбага тотуга бер атна кала, төрле илләрнең телеканаллары үзләренең стационар пунктларын “Украина” кунакханәсе түбәсенә, тәрәзәләренә урнаштырып өлгергән иде. Димәк, оештырылган вакыйга.

Аннан бер көн алда халыкны урамга чыгару, халыкның тәртип саклаучылар белән сугышу вакыйгаларының үзәгендә булдым. Бу оештырылган булмаса да, моның өчен бөтен шартлар тудырылган иде. Чөнки Русия парламент республикасы булган көе озак яши алмас иде.

Парламент булган җирдә фикер төрлелеге, бәхәс, гауга була. Ә Русиядә күп кешенең фикере белән киңәшеп эшли торган идарә булмады һәм булырга охшамый. Шуңа парламентаризмны, ниндидер бер сәбәп табып, читкә этәрергә кирәк иде.

Нәтиҗәдә беркемгә дә дәшми торган, каршылык күрсәтми торган матур гына парламентаризм системасы оештырдык. Һәм ул шул көннән бирле ул матур гына эшләп килә.

Мәскәүгә китүегезнең төп сәбәбе – Татарстан җитәкчеләре белән каршылыкка керүме?

Минем бернинди җитәкче белән дә сугышканым булмады. Бер җитәкчегә дә 100%ка буйсынып яшәмәдем. Татарстандагы кода-кодагыйлык, халык милкен урлау, аны акрын гына үзләштерә башлау, табигый байлыкларның халыкныкы икәнен онытып, аны бер төркем кешеләренең милкенә әйләндерү күренешләре белән кискен риза түгел идем.

Бу турыда язып чыгарга мәҗбүр булдым. Мәскәүгә китүнең сәбәбе шул. Татарстанда тынычлап яшәргә шартлар калмагач, Мәскәүгә китәргә мәҗбүр булдым. Мәскәүдә Сергей Михалков җитәкләгән халыкара язучылар берлегендә 7 ел эшләп алдым.

Татарстанда урлау хәрәкәте тукталдымы инде?

Моны халыктан сорарга кирәк. Һәрхәлдә ришвәтчелек, дәүләт милкен бүлү, талау башлана икән, аны тиз генә туктатып булмый. Ул канун чыгарып, ниндидер җитәкченең әмере белән генә туктала торган күренеш түгел. Кызганыч, Татарстан белән Русия ришвәтчелек ягыннан Африкадагы иң ришвәтчел илләр белән бер рәттә.

Мәскәүдә ниләр белән шөгыльләнәсез?

Мәскәүдә үземә урын таптым. Хәзер “Татар дөньясы” (“Татарский мир”) газетын чыгарам. Аны татарның үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында язган, дөньяга, татар яшәгән бөтен төбәкләргә тарала торган бердәнбер басма дип саныйм. Безнең чит илләрдә 50дән артык укучыбыз бар. Бу бик җаваплы эш.

Шуның өстенә соңгы бер елда “Заман” матбугат йортын ачып җибәрдек. Анда китаплар бастырабыз. Мин аның директоры булып эшлим. Быел көзгә таба “Татарский дом” дигән төсле журнал чыгара башлыйбыз.

Татар әдәби хәрәкәтен күзәтеп барасызмы? Аны ничек бәялисез?

Фикерләрем каршылыклы. Мин татар әдәбиятында зур язучылар: Хәсән Туфан, Әмирхан Еники, Гомәр Бәшировлар белән эшләп калдым. Бүген дә татар әдәбиятында Ренат Харис, Равил Фәйзуллин кебек зур шагыйрьләр яши. Татар әдәбиятында зур әдипләр бетми.

Әмма соңгы елларда зәвык дигән әйбер югала барды. Моны дәүләт бүләген алучыларның исемлеккә алдан язылып куелуыннан әйтәм. Соңгы вакытта халык шагыйрьләре, язучылары да күбәеп китте. Әгәр кеше халык шагыйре яки язучысы дигән исем ала икән, димәк, аны бөтен халык яттан белергә тиеш. Ә бездә бүләкләрне чират белән тарату бара.

Шул ук вакытта татар эстрадасын карагыз, кайвакыт чит илдән татарлар килгәндә, Татарстан радиоларын җибәрәм, адәм көлкесе бит! Хәтта мәкаләгә ярамый торган сүзләр җыр сүзе булып китә. Аларның көйләрен карагыз! Кайвакыт ритмы, рифмасы юк. Шуны радиога чыгаралар.

Кыска итәк киеп чыккан кыз сәхнә йолдызына әйләнә. Гомумән, җыр сәнгате юкка чыкты. Дөньяда үзен хөрмәт иткән халык беркайчан да үз җырыннан үзен көлдерми.

Татар халкының искиткеч матур җырлары бар. Менә минем Мамадыштагы керәшен авылындагы туйларда булганым бар. Анда капкадан килеп кереп, капкадан чыгып киткәнче, халык җыр белән аралаша. Нигә безгә шушы гореф-гадәтләрне яңартмаска? Халык үзе турында кайгырта икән, классик мирасын сакларга, бүгенге мәдәниятен классикага нигезләргә тиеш.

Ринат әфәнде, сез Казан-Мәскәү багланышларын яхшы беләсез. Бүген үзара мөнәсәбәтләр ничек бара, киләчәктә ничек булыр?

Сәяси мөнәсәбәтләрдә проблем юк дип саныйм. Барысы да хәл ителгән. Мәскәү ни дисә, Казанда шул булачак. Мөстәкыйльлегебез бар дип йөрүләр үз-үзеңне ышандыру, көчәнү, халыкны алдау гына булып кала. Бәйсезлек юк, ул булмады һәм көтелми дә. Безгә Русиядә үз урыныбызны табарга кирәк.

Аллага шөкер, Татарстан төшеп калган регион түгел. Мин регион дип махсус әйттем. Чөнки республика төшенчәсе дә юкка чыгарылырга мөмкин. Якын араларда андый проект күздә тотыла. Һәрхәлдә үзебезнең эшчән халкыбызны саклау өчен шартлар тудырырга кирәк. Бу турыда җитәкчелек уйларга, түрәләрне мәҗбүр итә торган халык та йоклап ятарга тиеш түгел.

* * *

Танылган язучы белән әңгәмәне шушы урында туктатып торабыз. Әмма шушы көннәрдә Ринат Мөхәммәдиев 20 ел элек булган ГКЧП серләрен дә ачар, дип көтелә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG