Accessibility links

Кайнар хәбәр

Магадан өлкәсендә АН-12 очкычы төшеп җимерелде


Магадан өлкәсендә бүген иртән АН-12 очкычы казасында очкычта булган 11 кешенең барысы да һәлак булган дип фаразлана.

Ерак Көнчыгыш транспорт прокуратурасы белдерүенчә, очкыч Омсукчан бистәсеннән 200 чакрым ераклыкта төшеп җимерелгән.

Йөк төягән очкыч Чукоткага юнәлгән булган. Очкыч радар экраннарыннан югалыр алдыннан очучы ашыгыч рәвештә җиргә төшү кирәклеге турында хәбәр иткән. Беренче мәгълуматларга караганда, очкыч моторларының берсенә ут капкан.
XS
SM
MD
LG