Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:04

Дагыстанда сигез кеше үтерелде


Дагыстанның Унцукул районында атыш нәтиҗәсендә җиде кеше, шул исәптән өч яшлек бер бала һәлак булды.

Атыш узган төндә кораллы ике төркем арасында булган.

Дагыстанның Буйнак районында узган төндә бер полиция хезмәткәре үтерелде. Билгесез ике кеше участок инспекторына автоматлардан аткан.

Цунтин районында исә хәрби машиналар карвәнына һөҗүм булган. Карвән барган юлда ике шартлау булган, шуннан соң билгесез кешеләр хәрбиләргә ут ачкан. Бер хәрби җиңелчә яраланган.

XS
SM
MD
LG