Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либия гыйсъянчыларының Башкарма комитеты таратылды


Либия гыйсъянчыларының Бингази шәһәрендәге күчеш дәүләт шурасы башлыгы Мостафа Габдел Җәлил Башкармы комитетны таратты. Башкарма комитет гыйсъянчылар кулындагы җирләрдә хөкүмәт вазифаларын башкара иде.

Күчеш дәүләт шурасы вәкиле әйтүенчә, комитетны тарату күптән түгел гыйсъянчылар көчләренең хәрби җитәкчесе Габдел Фәттах Юнысның билгесез шартларда үтерелүе белән бәйле.

Либия гыйсъянчылары бу үтерү өчен Мөәммәр Каддафи тарафдарларын гаепли. Әмма кайбер хәбәрләргә караганда, Юныс Бенгазидагы төрле төркемнәр арасында хакимият өчен сәбәпле үтерелгән булырга да мөмкин.
XS
SM
MD
LG