Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:41

Аяз Муталибов улын җирләргә Бакуга кайтты


Азәрбәйҗанның беренче президенты Аяз Муталибов 20 ел чамасы сөргендә булганнан соң беренче мәртәбә Бакуга кайтты.

Азәрбәйҗан хакимиятләре элекке президентка яман шеш авыруыннан вафат булган 49 яшьлек улы Азат Муталибовны җирләргә кайтуны рөхсәт итте.

Аяз Муталибов 1990-1992 елларда хакимияттә булды. Хәзер ул Мәскәүдә яши. Азәрбәйҗанда аны 1990 елның гыйнварында Бакуда оппозиция күтәрелешен рәхимсез рәвештә көч белән бастыруда гаеплиләр.

XS
SM
MD
LG