Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:59

Сембердә IX-XI гасырлар каберлеге булган урында истәлек Хәтер ташы куелды. Бу эш Шәүкәт Богданов җитәкчелегендәге “Болгар яңарышы” оешмасы тырышлыгы белән башкарылды.


Русия тарихы чыганакларына ышансаң, Сембер җирләрендә XVII гасырга кадәр кыргый кыр булган. Идел буендагы Сызрань (Сызган), Самар, Сарытау, Сарысу, Әстерхан (Хаҗитархан) кебек барча кала-салалар да "пәйда булыр өчен" урыс яуларын көтеп яткан.

Богдан Хитрово һәйкәле
Сембер каласына да бары тик 1648 елда гына воевода Богдан Хитрово “нигез салган”. Иделнең текә яры өстендә атка атланган шушы “бывший татарин” һәйкәле Идел аша баручы теплоходлар юлчыларына хәер-фатиха теләп тора, имеш. Ә Сембер каласының "Яңа венец" дип аталучы ял паркындагы барча һәйкәл-һәйкәлчекләр дә шул ук ялган тарихны “хакыйкатькә” әйләндерүче корал булып хезмәт итә.

Алардан аермалы буларак, “Болгар яңарышы” оешмасы булдырган Хәтер ташы бик тыйнак кына булса да, империянең сәяси ялганын какшатуга ярыйсы гына өлеш кертә ала. Һәрхәлдә, чараны оештыручы Шәүкәт Богданов шуңа инана:

“Идел буенда шундый археологик истәлекле таш кую ярыйсы гына әһәмиятле вакыйга. Андый мисаллар башка юктыр да. Шөкер, халкыбыз тарихсыз халыкның киләчәге дә юклыгын аңлый һәм бу гамәлгә ярдәм итүчеләр җитәрлек булды”, ди ул.

Артабан Шәүкәт өлкә башлыгы Сергей Морозовка ярдәме өчен рәхмәт белдерде:

“Өлкә башлыгы Сергей Морозовка да зур рәхмәт. Ул һәрвакыт җылы мөнәсәбәт күрсәтә. Мәсәлән, Болгар шәһәрлекләрен тикшерү өчен болгар археологларын чакырды. Алар Иске Майна районында археологик эшләр алып бардылар. Хәзер исә Татар Бидәнгесе авылы тирәсендә эш алып баралар.

Шулай ук Андрей Нотариуска зур рәхмәт. Ул, мәсәлән, Татар Биләнгесе авылы янындагы казыну эшләрендә катнашучы Дунай болгарлары яшьләренә ярдәм итә”.

Хәтер ташын нәкъ шәһәр халкының ял итәргә яраткан урыны – “Венец” дип аталучы җирдә урнаштыру да гыйбрәтледер. 1969 елда өлкәнең Ленин исемендәге китап пулаты тирәсен тәртипкә китерү чарасында доцент Михаил Буровой “гнездовой” тибындагы, ягъни алгы өлеше озынайтылган IX-XI гасырлар укларына тап була. Аларның үзенчәлеге буенча, Идел буенда ислам диненең кабул ителүе чорына туры килүе ачыклана.

Шәүкәт Богданов Хәтер ташының нәкъ шушы урында куелуына рөхсәт биргән җитәкчеләргә олуг рәхмәтләрен белдерде. Ә артабан бу җәһәттән күргән хәстәрләре һәм ярдәм итүчеләр белән дә таныштырып узды.

Рәсми документларны, шул исәптән Хәтер ташы эскизын архитектор Илдус Сибгатуллин әзерләгән. Казан галиме Айрат Ситдыйков экспертиза ясаган һәм фатиха биргән.

Хакимият вәкиле Любовь Еремина “Болгар яңарышы” оешмасы эшчәнлегенә югары бәя бирде һәм Дунай Болгарстаныннан килгән яшьләргә рәхмәт әйтеп, киләчәктә дә бергәләп эшләүләренә өмет белдерде. Любовь ханым әйтүенчә, археологик казылмаларда Дунай Болгарстаны яшьләренең дә катнашуы аеруча гыйбрәтле. Алар да үз канкардәшләренең бүгенге тормышы белән генә түгел, уртак бабаларының да борынгы көнкүреше белән танышачак. Мәсәлән, Татар Бидәнгесе авылы янындагы казылмалар табышлары бик тә гыйбрәтле.

Тантаналы чарадан соң, берничә катнашучы үз тәэсирләре белән бүлеште:

“Урыслар һаман монгол-татар дип баралар. Ә урыслар бирегә килгәнче кыргый кыр булган, имеш. Алай булгач, урыс яулап алучы түгел, бушлыкны тутыручы гына булып чыга бит.

Бабаларыбыз борын-борыннан шушы җирдә яшәгән. Димәк, без үз җиребездә яшибез. Ә безне ниндидер кысык күзле татар-монгол дип саташтырмакчылар”.

“Борын-борыннан шушы җирдә яшәп, матур тормыш корган, иген иккән, шәһәрләр төзегән болгар бабаларыбыз истәлегенә аларның каберлеге өстенә Хәтер ташы куйдык.

Шул түгелме безнең буыннар чылбырын саклавыбыз күренеше? Бу таш башка милләтләр вәкилләренә дә кемнең кем икәнен күрсәтеп торыр, иншалла”.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG