Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:44

Чуашстанның Тукай дип аталган авылы хакында хәзер күп матбугат чаралары яза. “Азатлык” радиосы да әлеге авыл турында теге яки бу вакыйга уңаеннан хәбәрләр биреп тора. Бүгенге түгәрәк өстәлебез дә әлеге авылга бәйле.


Рәфис Җәмдихан. Тукай авылы Габдулла Тукайның адашы гына булса да, ул бүгенге татар авыллары арасында үзгә бер урын алып тора. Бу авыл XXI гасыр башында да үзенең асыл миллилеген һәм динилеген җуймыйча, татарның төрле төбәкләрдә сакланып калган тәҗрибәсен кулланып, чын мәгънәсендә мәхәллә системасын торгызды.

Ул бүген күпләр күзаллаган мәчет кенә түгел, ә тулы канлы мәхәлләнең асылы. Ягъни, күмәк хуҗалыкның бөтен җирләре мәчет кулында, ә колхоз юк. Авылда мәктәптән гайре бер генә дәүләт оешмасы да юк, әмма авыл чәчәк ата. Бүген инде мондагы мәктәпкә балалар сыймый. Мәчет-мәхәллә үзе балалар бакчасы тота.

Тукай авылында гомумән бүгенге татарга сәер булган хәлләр күп. Ә моны алар үзләре бик гади аңлата – мәхәллә системасы эшли диләр алар. Авылның гел алга баруын, аның матурлыгын, бәрәкәтен алар шушы борынгы татар яшәеш системасын нигез итеп алуларыннан күрә.

Күптән түгел шушы авылда Казан галимнәре, Чуашстан имамнары, мөфтиләр катнашында түгәрәк өстәл узды. Ул, мәхәллә системасы һәм аның ярдәмендә балаларда, яшь буында милләтпәрвәрлек һәм әхлак тәрбияләү темасына багышланды. Бүгенге түгәрәк өстәл тапшыруында әлеге түгәрәк өстәлдә яңгыраган чыгышларны тәкъдим итәбез.

Наил хәзрәт Җамалетдин. Коръәндә мәхәллә турында аять бармы дип уйлансак, турыдан-туры мәхәлләгә китергән аятьне табып булмас. Әмма күп җирләрдә язылган Коръән аяте бар: Аллаһның җебенә ябышыгыз һәм аерылышмагыз.

Рафыйк Мөхәммәтшин (с) һәм Әлбир Крганов
Мәхәллә ул нәрсәне аңлата? Коръәндә әйтелгәнчә, бер җепкә ябышып, бер фикердә булып, уртак гамәлләр кору. Шуңа күрә безнең төп максатыбыз мәхәллә булып, халкыбызны тәрбиядә тоту, рухи яктан да, матди яктан да, дөньяви яктан да. Бигрәк тә яшь буынны милли, дини рухта тәрбияләү. Бу безнең бурычыбыз.

Тукай авылында без алда әйткән аяти-кәримәне үтәп, мәхәлләне торгызып, Аллаһ алдында бер фарызны үтәргә тырышабыз. Шушы мәхәллә системасын милләтебездә торгызыр өчен сезне Тукайга чакырдык. Үзебезнең эшләгән эшләребез шактый. Бу мактаныр өчен әйтелгән сүзләр түгел. Күз тидерәсебез килми, әмма бер авыл мисалында шушы мәсьәләне тагын бер кат тикшерү файдалы булыр, дип уйладык.

Әгъзам Шакиров
Без Тукайда мәхәлләне гади тел белән Иҗтимагый киңәшмә дип атыйбыз. Бу сүз каян килде? Моннан берничә ел элек Русия баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин мәчетләр каршында иҗтимагый киңәшмәләр төзү хакында фәрман бирде. Ул иҗтимагый киңәшмәләрнең вазифасы мәчетләрнең дини эшләрендә халык белән киңәшләшеп ярдәм итү иде.

Без Тукайда авылыбызның эшмәкәр, җитәкче, укытучы, олы имамнары белән киңәшеп, бу фәрманны тормышка ашырдык. Без мәхәлләнең борынгыдан килгән әби-бабайлардан калган система икәнен, бәлки, онытканбыз гына, бәлки, белмәгәнбездер.

Мәхәллә ул дәүләткә каршы бара торган әйбер түгел, киресенчә, дәүләткә ярдәм итеп бара торган бер орган. Район, республика, авыл башлыклары эшчәнлегебезне аңлап бара, ярдәм итәләр. Шуның нәтиҗәсендә бүгенге дәрәҗәгә ирештек.

Рәфис Җәмдихан. Наил хәзрәт шулай итеп, татар яшәеш системасының Коръәнгә нигезләнгәнен аңлатты. Әлбәттә, мәхәллә системасын бүгенге көндә бар татар авылларына тарату турында сүз барды. Әмма бу Тукай авылы мисалында булды.

Соңрак, Казан галимнәре дә Татарстанда бу тема, бик актуаль булуына карамастан, өйрәнелмәгән дип белдерде. Ә авылның мәктәп директоры Әминә Баһаутдинова исә, авылдагы мәктәп һәм мәхәллә – Тукайдагыча әйтсәк, Иҗтимагый киңәшмәнең уртак эшчәнлеген сурәтләде.

Әминә Баһаутдинова. Безнең авылыбызда бер мәктәп, анда 297 бала укый. Укыту беренче сыйныфтан тан алып, дүртенчегә кадәр татар телендә бара. Калган сыйныфларда дәресләр рус телендә алып барыла.

Әминә Баһаутдинова
Безнең коллективның төп бурычы – балаларга рухи тәрбия бирү. Зур ярдәмне авыл мәхәлләсе күрсәтте. Балалар тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне белергә тиеш. Балаларыбызны Казанга, Чабаксарга алып барабыз. Бергә эшләгәндә генә балаларга тәрбияне бирергә була. Мәхәллә – бу мәсьәләдә төп таянычыбыз безнең.

Рәфис Җәмдихан. Әлбәттә, мондый җыеннар Чуашстан мөфтие катнашыннан башка узмый. Чөнки, әлеге юнәлешләрне ул билгеләп һәм алга этеп бара. Менә Тукайдагы түгәрәк өстәл сөйләшүендә дә ул төп чыгышны ясады.

Әлбир хәзрәт Крганов. Безнең якларда, Русиянең үзәк өлешендә, элек мөселман җәмгыяте диеп, күбрәк татар мәхәлләсе танылган булган. Мәчет, дин тирәсендә милләтебезнең зыялылары, эш булдыра торган егетләр, инициативасы булган актив кешеләр берләшеп, киңәшеп, уртак фикер белән бер эш эшли.

Уртак фикерләре – аларның мөселман булулары. Кеше үзенең тамырын, милләтен, рухын, мәдәниятен белгәндә генә тулы җанлы милләт кешесе була ала. Татар электән интеллигент булып тәрбияләнгән. Татар – башка төрле халык. Аның мәхәллә системасы да бер көндә формалашмаган.

Илдус Әмирхан
Халкыбызның проблемасы билгеле: Явыз Иван шәһәрләрдә яшәтмәгән, халкыбызны күбрәк авылларда гына калдырганнар. Ләкин авылларда яшәсәләр дә, безнең халык мәхәллә системасын сакларга тырыша.

Хәзер Кавказ, Урта Азия мөселманнары килде, ә аларда татардагы шикелле мәхәллә тирәсенә килеп, имамы тирәсенә килү системасы юк. Һәр урамның “подпольный” мулласы бар. Шушы чорда мәхәллә системасына ябышырга кирәк иде.

Чуашстанда мәхәллә системасы эшли, ләкин һәр авылда ул үзенчәлекле. Мәсәлән, Урмайда татар милли мохтарияте актив эш эшләү аркасында, авылда милли рух бар. Шыгырданның аерым спецификасы бар. Анда сәүдәгәрләр яши.

Бу авылны үз юлы белән алып барырга кирәк. Тукай авылы консерватив. Дини яктан да, милли яктан да, ул үзенең тәртибен саклап килә торган. Аңлашу булмаса, мәхәллә системасын төзеп булмый.

Төп игътибар укытуга бирелде. Бу дөрес. Әйдәгез, балаларга стипендияләр булдырыйк, бүләкләр ясыйк, төрле шәһәрләргә йөртик. Балаларга тәрбия бирергә кирәк. Әгәр дә без лидерларны тәрбияләсәк, иртәгә милләтне алга тартып бара торган кешеләр булачак.

Без коммунистлар заманында үскән булсак та, әле дә коммунистлар заманы безгә әзерләп калган лидерлар артыннан барабыз. Без егерме елда яңа лидерлар тәрбияләмәдек әле.

Ләкин шунысын әйтергә кирәк, җәмгыять советы беркайчан да дәүләт администрацияләренә альтернатива булып ясалмый. Халыктан инициатива булганда, мөселманнарга мәхәллә системасын мөмкин кадәр ныгытырга кирәк. Хакимият тә шуны аңласа иде.

Аны өйрәнеп, төрле формаларны карарга кирәк. Ислам университеты да ярдәм итәр дип уйлыйм. Бәлки, төрле авыллардан төрле тәкъдимнәрне кулланып карап, без гомум формасын эшли алырбыздыр.

Әгъзам хаҗи Шакиров. Безнең бабайлар совет заманына хәтле мәхәллә булып яшәгән. Без Финляндиядә яшәгән татарларның тәҗрибәсен дә өйрәндек. Алар бабаларның гореф-гадәтләре системасын саклап калган.

Русиягә совет чоры нык тәэсир иткән. Русия татарлары аны оныта язган.
Безнең бәхеткә 2007 елда без мәхәллә системасын торгыза башладык. Иң беренче балаларга тәрбия бирүдән башладык. Без эшмәкәрләр, депутат, оешма җитәкчеләренә аңлаттык: безгә берләшеп, киңәшләшеп эшләргә кирәк, дидек.

Фәрит Гыйбатдинов (с) һәм Әгъзам Шакиров
Безнең киңәшмәдә төрле кешеләр бар иде. Укытучылар да, дин әһелләре дә бар иде. Юлларыбыз дөрес икәнлеген аңладык, нәтиҗәләре күренә башлады.

131 канунда ТОС (территориальное общественное самоуправление) дигән нәрсә турында сүз бар. Депутатлар, дәүләт кешеләре генә түгел, авылда яшәгән кешеләр дә яшәү өчен мөмкинлекләр тудырсыннар. Безне эшебезне дәүләт кешеләре дә аңлады, эшебезне күрделәр. Безнең районда һәм авылда яңа уставлар кабул иттеләр. Һәр авылда ТОСлар оештырырга мөмкин.

Дин кешеләре генә түгел, бизнесменнар, укытучылар белән бергә балаларга тәрбия биреп, зур эшебезне шуңа багышладык. Русиядә бизнесның социаль җаваплылыгы турында әйтәләр. Мохтаҗларга, ятимнәргә булышу – ул татарларның бурычы.

Без эшләмәсәк, ул эшне кем эшләр диеп, без канатланып бу эшкә тотындык. Аллага шөкер, эшебез алга бара. Алла бирсә, җирләр мәхәлләнеке булыр. Җир безнеке генә түгел, балаларыбыз аны кулланып, файдаланыр.

Рәфис Җәмдихан. Бүген без татар мәхәллә системасы, аның аркылы яшьләргә тәрбия бирү хакында сөйләшәбез. Әлеге сөйләшү Чуашстанның Тукай авылында барды. Җыенның төп фәнни өлешен Казаннан килгән галимнәр Илдус Әмирхан һәм Рафыйк Мөхәммәтшин йомгаклады.

Әлбир Крганов (с) һәм Илдус Әмирхан
Илдус Әмирхан. Барыбер әйтергә кирәк, мәсьәлә ул кадәр үк гади түгел. Әгәр дә менә сез тоткан стратегия алга таба да шулай дәвам итсә, каршылыклар арта барырга тиеш һәм без хокукый тупик килеп эләгәбез.

Мәхәллә мәсьәләсе бәхәскә куелырга тиеш түгел. Мәхәлләне танырга вакыт инде. Татар халкының милли күзәнәге мәхәллә булмый торып, суверенитет, фиркаләр, хәтта дәүләт кору турында сөйләү файдасыз. Әгәр без өч кеше дә берләшеп, бер кечкенә генә фирка дә төзи алмасак, ничек без милләт төзибез?!

Безнең халкыбыз дәүләтен югалткач, ундүрт мең мәхәллә корып, шулай яшәгән. Мәхәллә – кечкенә генә бер структура. Аның имамы – шул бер кечкенә генә президент, дип әйтик инде.

Менә мәчет диләр. Мәчет ул мәхәллә түгел әле. Шуңа күрә мәхәллә мәсьәләсе – ул безнең яшәвебезнең язмышы. Әгәр мәхәллә булса, без яшибез – мәхәллә булмаса, без яшәмибез. Мәсьәлә шулай тора.

Хәзер мәхәлләнең эчтәлегенә килик. Мәхәллә кечкенә генә бер дәүләт буларак, аның үзенең бөтен структурасы булырга тиеш: мәгариф структурасы, хокук системасы, икътисад системасы. Менә шуларны эшли башлагач, бүгенге структураларга, гәрчә алар безгә бик әйбәт кенә елмаеп торсалар да, килеп терәләбез.

Сезнең мәхәлләгез шул дәрәҗәгә җиткән инде – ул хәзер орлык чәчә. Менә бүген күргән мәдрәсә – ул орлык. Һәм мәхәлләгез үзен-үзе туендыра. Менә сез тәрбия мәсьәләсен куйгансыз. Әгәр дә шушы мәдрәсәгездә тәрбия системасы, ибтидаи, рушдия, галия югарылыгында тәрбия системасы булса, бу инде кире борылмаслык бер процесс булачак.

Бүгенге көндә утырып, мәхәлләдәге мәгарифнең бөтен системасын төзергә кирәк. Һәм аны бүгенге хакимият системасына интеграцияләү рәвеше хакында уйлашырга вакыт. Әгәр без моны эшли алмасак, ул иҗтимагый югарылыкта калачак. Бөтен системасын уйлаганда гына, безгә каршылык булмаячак.

Рафыйк Мөхәммәтшин. Чынлап та бу мәхәллә проблемасы – ул өлгергән мәсьәлә. Хәзерге чорда без, ислам яңарышы бара, дип сөйлибез. Әмма мәхәллә системасы булмый торып, ислам яңарышы мөмкин түгел. Чөнки яңарышны, шул мәчетне, мөселманнарны алга таба этәрүче институт булырга тиеш.

Татарлар – дәүләтсез халык. Дәүләтсез халыкка алга таба үсү, үз милләтен саклау, динен саклау өчен дә институт кирәк.

Менә монда Илдус абый Әмирхан да әйтте инде, мәктәп – ул дәүләт системасы. Шуңа күрә мәктәпкә без зур өметләр баглый алмыйбыз. Әмма мәктәпнең үз вазифалары да бар.

Бары тик менә мәхәллә системасы гына бүген милләтне-динне саклап калу өчен эффектив инструмент була ала. Инкыйлабка кадәр шулай булган дип, ул хакта чыгыш ясаучылар да әйтте. Бигрәк тә инде XVI гасырның икенче яртысында, татар ханлыклары таралып, без урыс дәүләте составына кергәч, ул проблема бик актуальләшкән. Татарлар урыс дәүләте эчендә үзләрен саклап калу юлын эзләгән.

Рафыйк Мөхәммәтшин
Татарларда мәхәлләнең ике моделе бар дип әйтергә мөмкин. XVI-XVIII гасырлардагы модель – ул ябык модель булган инде. Татарлар менә үзара оешып, укмашып, шул мәхәллә системасы булып оешып җитә алган.

Алар институт буларак суфыйчылыкны да кулланып, ябык килеш үз җәмгыятьләрен саклап калырга тырышкан. XVIII гасыр ахыры-XIX гасыр башында татарлар менә бу ябык модельнең перспективасы булмаганын аңлый башлаган. Шуннан башлап, татарларда мәхәллә системасы ачык, алга таба да үсә торган бер модельгә әйләнгән.

Кызганыч, бүгенге көндә, мәхәллә әле ачык һәм җитди итеп өйрәнелмәгән. Татарстанда бигрәк тә аны тикшергәннәре юк әле. Кирәклеген бик яхшы аңласак та.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG