Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия Сүриягә дипломатик басымны көчәйтә


Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Давытоглу бүген Димәшк сәфәре барышында Сүрия президенты Бәшәр Әссадны оппозицияге карата репрессияләрен туктатырга чакырды.

Аңа кадәр Төркия премьер-министры Рәҗәп Таййип Эрдоган күрше Сүриядәге хәлләр сәбәпле Анкараның түземе бетәргә мөмкинлеге турында кисәткән иде.

Димәшкнең протест чараларында катнашучыларга каршы гамәлләрен шулай ук БМО, Көнбатыш илләре һәм Гарәп илләре лигасы да киске хөкем итә.

Соңгы хәбәрләргә караганда, Сүрия гаскәрләре Һама шәһәре тирәсендә хәрби чараларны дәвам итә. Корбаннар да бар.

Бәшәр Әссад хакимиятенә каршы протест чаралары башланганнан бирле барлыгы 1700-дән артык кеше һәлак булган.
XS
SM
MD
LG