Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либия НАТОны 85 кешене үтерүдә гаепли


Либия хакимияте НАТОны тыныч халыкны күпләп үтерүдә гаепли.

Либия хакимияте вәкиле Муса Ибраһим әйтүенчә, илнең көнбатышында Злитен шәһәре янындагы бер авылга һава һөҗүме нәтиҗәсендә тыныч халыктан кимендә 85 кеше, шул исәптән 30-дан артык бала һәлак булган.

Бу төбәктә Мөәммәр Каддафи көчләре белән гыйсъянчылар арасында бәрелешләр бара.

НАТО әлегә бу белдерүгә бернинди җавап та бирми.

НАТО исә һөҗүмнең Злитен янындагы бер хәрби корылмага каршы булганлыгын белдерә һәм тыныч кешеләрнең НАТО һөҗүме нәтиҗәсендә үлгәнлеген раслаучы дәлилләр юк ди.
XS
SM
MD
LG