Мәгълүм булганча, тере организмнар яши алсын өчен су кирәк. 2008 елда Марска җибәрелгән “Phonix” галәм аппараты ярдәмендә Марс планетасында су булуы ачыкланган иде. Хәзер галимнәр янә зур ачыш ясау алдында тора: бу планетада су гына түгел, хәтта елгалар, су агымнары да булырга мөмкин.
Марс (иске татар телендә: Мәррих) – Кояш системасының (Кояштан ераклыгы белән) дүртенче планетасы. Җир шарыннан минималь ераклыгы – 55,75 млн км. Җир шарын исәпкә алмаганда, Кояш системасында тереклек өчен иң яраклы планета дип санала.
Су агымнары?
Бу көннәрдә генә НАСА оешмасы хезмәткәрләре Марста су агымнары эзләре табылган дип хәбәр итте. Галимнәр фикеренчә, “Кызыл” планета өслегендә күренгән тасмалар – тозлы су елгаларының эзләре. Киләчәктә күзәтүләр һәм тикшеренүләр нәтиҗәсендә аларның ничек барлыкка килүен һәм үзенчәлекләрен өйрәнеп булыр дип көтелә.
Mars Reconnaissance Orbiter төшергән фотосурәтләрне Аризона штаты университетының галимнәр төркеме өйрәнгән. Аларның мәкаләсе Science журналында дөнья күрде. Галимнәр хәбәр иткәнчә, планетаның егерме төрле урынында табылган тасмалар эзләре җәй көннәрендә генә барлыкка килә. “Елгаларның” пәйда булуын интернет укучылары да күзәтә ала.
НАСА сәхифәсеннән алынган күренеш
“Безнең тикшеренүебез аларның елгалар булуын дәлилләми. Ләкин бу күренешнең иң табигый аңлатмасы – тозлы су агымнары”, – ди Аризона университеты галиме Альфред МакИвен.
Бу фотосурәтләрне төшергән Mars Reconnaissance Orbiter иярчене галәмдә 2005 елдан бирле эшли. Шул рәсемнәрне өйрәнгәндә әлеге сәер күренешкә беренче булып Луендра Ойха исемле студент игътибар иткән.
Тозлы су елгалары гипотезасы расланса, бу Марс планетасында су агымнары булуына беренче дәлил булачак.