Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ финанс базарлары үсеш белән ачылды


АКШ финанс базарлары кичәге төшенкелектән соң бүген үсеш белән ачылды.

Беренче сәгатьләрдә Dow Jones индексы ике процентка артты.

Кичә Нью-Йоркта төп индекслар биш проценттан да күбрәк төшкән иде. Бу 2008 елның декабреннән соңгы иң кискен төшү булды.

Дөнья финанс базарларында бүген дә тотрыксызлык күзәтелде. Азиядә базарларының төп индекслары тагын да төште. Европа һәм Русиядә баштагы кисәк төшүдән соң бераз күтәрелү булды.

Финанс базарларында кисәк төшү Standard & Poor’s рейтинг агентлыгы узган атнада бурычлары күп булган АКШның кредит рейтингын бер дәрәҗәгә төшергәннән соң башланды.

Яңа финанс кризисыннан курку сәбәпле нефть бәясе төшә, алтын кыйбатлана.
XS
SM
MD
LG