Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 16:48

Татар телен кайгыртып, Казанда “Татар мохите” дип аталган яңа иҗтимагый оешма корылган. Оештыручылар татар телен саклап калуны, үстерүне һәм аны урыс теле дәрәҗәсенә күтәрүне төп максат итеп ала.


Телебез бетсә, милләтебез дә бетәчәк. Татар теле бүгенге көндә бик аяныч хәлдә. Күп кенә татарларыбыз үз телләрен начар белә яисә бөтенләй белми. Киләчәктә милли телебез өчен көрәшә торган оешма булдыруны күздә тотып, “Татар мохите” дигән оешма төзергә уйладык, дип сүзен башлады әлеге җәмгыятьне коруда башлап йөргән Юныс Камалетдинов.

"Халык аңына үтеп керергә кирәк"

“Татар мохите”нең беренче оештыру конференциясе узган елның 8 декабрендә булган. Әлеге конференциядә 62 кеше катнашкан. Алар арасында галимнәр, язучылар белән беррәттән гади халык вәкилләре дә урын алды, ди Камалетдинов. Татар телен саклап калу өчен халык аңына үтеп керергә кирәк, дип ассызыклый ул.

"Әгәр дә без бу өлкәдә берни дә эшләмибез икән, халык көннән-көн рус телендә күбрәк сөйләшә башлаячак. Безгә әлеге ассимиляцияне туктатырга кирәк. Моңа каршы чаралар кылмасак, аны туктатып булмый, дип саный Юныс Камалетдинов.

Юныс Камалетдинов
Җәмгыять вәкиле сүзләренчә, оешманың төп максаты татар теленә хезмәт итү. Безгә татар телен саклап калу өчен, халык белән бергәләп эшләү зарур, дип белдерә ул.

Әңгәмә барышында Камалетдинов “Татар мохите”нең киләчәктә башкарачак план-проектлары белән дә таныштырып үтте.

"Безнең өчен иң мөһим һәм иң кирәкле мәсьәлә Татарстан Дәүләт шурасында татар теле темасында парламент тыңлавын үткәрү, аннан соң, татар теле мәсьәләсендә авылларда эшләрне күтәреп җибәрү.

Татарстанда татар теленә карата сәясәт тә юк, дәүләтнең идеологиясе дә, концепциясе дә юк. Менә шуларны эшләргә кирәк", ди Юныс Камалетдинов.

“Милли мохитне булдыру татарның үз кулында”

Аның сүзләренчә, күп кеше "татар мохите" дигән сүзнең мәгънәсен аңлап бетерми. Ә бит бу мохитне булдыру һәрбер татарның үз кулында, дип белдерә Юныс әфәнде.

"Татар мохитен булдырыр өчен татар гаиләсенең өендә татарча гына сөйләшүе мөһим. Эштә яисә башка урыннарда да татарлар үзара татарча гына аралашырга тиеш. Аннан соң, йортлар төзегәндә татарларның йортларында милли төс булырга тиеш.

Болар белән беррәттән татарча китаплар язу, аларны тарату һәм бу китапларны татарларга укыту да кирәк.

Безнең төп максат телебезне саклап калу. Ә бит вакыт безнең файдага түгел, башка милләтләр файдасына эшли. Безгә тизрәк “Татар мохите” нигезендә аякка басып, телебезне саклау юнәлешендә эшләрне башларга кирәк", дип белдерә “Татар мохите” иҗтимагый оешмасы вәкиле Юныс Камалетдинов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG