Accessibility links

Кайнар хәбәр

Румил Шәрипов: “Татарны дәвамлы итәсем килә”


Румил Шәрипов
Румил Шәрипов

Быелгы Татар яшьләре көннәрендә катнашып, инде танылып та өлгергән Самар егете Румил Шәрипов "Азатлык" хәбәрчесенең берничә соравына җавап бирде.


Быел җәен рухи мәркәзебез Казанда яшьләр җыены узды. Җыенда самарлар да катнашты. Шуларның берсе – Румил Шәрипов.

Румил югары уку йортын тәмамлый, берүк вакытта заманча технологияләр белән җиһазланган кабельләр заводында да эшли. Таза, көчле заман егете. Туры сүзле. Татар милли хәрәкәтенең актив әгъзасы. Эшләп алган акчасын сарыф итмичә, үзенә җиңел машина да алган икән.

Татар яшьләре көннәрендә бәйгеләр уза. Катнаштыгызмы?

– 26 төбәктән 180 егет һәм кыз җыелган иде. Төрле түгәрәкләр, бәйгеләрдә катнаштык. Иң-иң булдыклы егет һәм кызны сайладылар. Ике диплом алып кайттым. 21нче Татар яшьләре көннәре кысаларында узган “Татар егете-2011” бәйгесендә катнашып, зур уңышларга ирешкәнем һәм “Татар егете” исеменә лаек булганым өчен һәм “Иң яхшы сәхнә образы” тудырган өчен дипломнар бирделәр.

Егетләр арасында беренче урынга чыктым. Сөйгән кызым белән бию күңелгә дәрт өстәде. Парлы биюне без генә башкардык. Икебез дә татар биюләрен яратабыз.

Самарда биисеңме соң?
Румил Шәрипов бии

– Һәр бәйрәмдә биибез.

Спорт ягы ничек?

– Аллага шөкер, Ходай Тәгалә көч биргән миңа.

Хатыныңда нинди сыйфатлар булуын телисең?

– Чиста. Пөхтә. Ягымлы. Акыллы. Саф күңелле. Мин эштән кайтканны көтеп, өен җыештырып, елмаеп каршы алучы дип күзаллыйм хәләлемне.

Үзең бу сыйфатларга ияме соң?

– Ия булганга шундый ук сыйфатларны хатынымда да күрәсем килә.

Динилеккә ничек карыйсың?

– Хатыным белән бергә басып намаз укыйсым килә.

Хәмергә карашың нинди?

– Чын мөселманча тормыш алып барасым килә. Авыз тутырып татарча сөйләшкән кызга өйләнеп, татарны дәвамлы итәсем килә.

Казан сиңа ошадымы?

– Ошады дип әйтү әз. Казанны бик яратам һәм анда яшисем килә. Шул ук вакытта Самардагы тамырларым да мине бәйләп куйган.
XS
SM
MD
LG