Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда НАТО хәрбиләре белән атышта дүрт полиция хезмәткәре һәлак булды


Әфганстанда чәршәмбегә каршы төндә әфган полиция хезмәткәрләре белән НАТО хәрбиләре арасында ике атыш булды.

Атышларның икесе дә ялгышлык белән булган, тарафлар бер-берләрен дошман сугышчылары дип кабул иткән диелә.

Әфганстанның көньягындагы Кандаһар виләятендәге атышта дүрт полиция хезмәткәре һәлак булган, дүртәү яраланган.

Атышны кем башлаганы билгесез. Тикшерү эшләре бара.

Көнчыгыштагы Газни виләятендә НАТО хәрбиләре полициянең тикшереп үткәрү капкасына якынлашкач атыш башланган.

Тарафлар 15 минут атыштан соң ялгышлыкны аңлаган. Корбаннар булмаган.
XS
SM
MD
LG