Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:28

Израил татарлары гаилә кичәсенә һәм Казан көненә әзерләнә


Миләүшә Гайфуллина күптән түгел генә Израил Сабан туенда катнашкан иде, хәзер ул "Татар гаиләсе" чарасын уздырырга килде

Миләүшә Гайфуллина күптән түгел генә Израил Сабан туенда катнашкан иде, хәзер ул "Татар гаиләсе" чарасын уздырырга килде

11 август көнне Израилдә «Татар гаиләсе» кичәсе узачак. Бу илгә килеп урнашкан башка милләт халыклары башта ярты ел иврит телен өйрәнә, шул дәвердә дәүләт аның гаиләсен финанс тәэмин итеп тора.


1990нчы еллардан соң Татарстанга күченеп кайткан татарларның күпчелеге бүген үз тарихи ватаннарында юньле эш таба алмыйча, шактый авыр шартларда яшәсә, Израилгә күченеп киткән татарлар андагы мөмкинлекләргә гаҗәпкә кала. Моннан 12 ел элек баласы авыру сәбәпле, Израилгә күченеп китәргә мәҗбүр булган Рәзинә Капуста әйтүенчә, әлеге дәүләттә социаль ярдәм сөйләп бетергесез.

“Ул програм шулкадәр төптән уйланылган. Беренче ярты ел кеше эшләмичә тел өйрәнә. Аның өчен дәүләт гаиләсен тәэмин итә, ул бушлай укый. Кешенең хезмәт хакы зур булмаса, социаль торакка чиратка язалар һәм “кызык кына” бәяләргә фатирлар бирәләр. Тел өйрәнмичә кайдадыр эшкә урнашу авыр, шуңа монда аңа зур игътибар бирелә. Бу минем Израилне мактау, ә Русияне хурлаудан түгел. Мин Татарстанга шундый кеше булып үскәнем өчен рәхмәтле. Монда килгәнче 18 ел дәвамында Чаллының политехника институтында француз һәм немец телләрен укыттым. Ләкин монда күчкәнебезгә үкенмим”, ди ул.

Рәзинә Капуста
“Мирас” оешмасы вәкиле булган Рәзинә ханымның ире яһүд, алар Татарстанда яшәгәндә гаилә корган. Гомумән, Израилдә гомер итүче 15 меңләп татарларның күбесе катнаш гаиләдә тора.

“Йә ире, йә хатыны яһүд”, ди ул.

Балаларга килгәндә, Русиядә туып, Израилгә үсә төшкәч килгән буын татар телен аңлый, хәтта кайберләре аралаша да икән, ә менә кечкенәләр инде бөтенләй белми.

“Монда татарлар гына түгел, хәтта урыслар да үз телләрен оныта. Элекке Советлар берлеге илләреннән килгән кешеләр үзара урысча аралашса да, ул да инде кулланыштан китеп бара, чөнки балалар шушы Израил мәктәпләрендә үсәләр, аларга иврит теле ана теле кебек була башлый. Дингә килгәндә, Русиядән килгәннәр бернинди дингә дә өстенлек бирми. Олыгая төшкәч, һәркайсы үз диненә тартыла. Мин дә йоклар алдыннан әбиемнән өйрәнгән догаларымны укыйм. Махсус рәвештә мәчетләргә, чиркәүләргә барып йөрү өчен кешенең вакыты юк, монда халык бик каты эшли”, ди Капуста.

Израилдә 30 август Казан көнен уздыралар

Соңгы өч елда Равил Садыйков җитәкләгән “Мирас” һәм башка татар оешмалары шактый гына татар чаралары да оештыра башлаган. 11 август көнне беренче тапкыр “Татар гаиләсе” дигән кичә узачак.

“Казаннан “Татар гаиләсе” фондыннан Миләүшә Гайфуллина килде. Барлыгы өч катнаш гаиләне котлаячаклар. Без бу традицияне һәр елны башкарырга кирәк дип саныйбыз, чөнки бу татар кешеләрен бер-берсенә якынлаштыра”, ди Рәзинә ханым.

Төрле халыкларны туплаучы “Мирас” төрки иҗтимагый оешмадан тыш, Израилдә тагын “Татарстаннан чыгучылар” (“Выходцы из Татарстана”) һәм “Татарлар Израил өчен” дигән үзәкләр бар. “Татарстаннан чыгучы”ларга татарлар гына түгел, ә урыслар, яһүдләр һәм башка халыклар да керә.

Бу оешмалар инде өченче тапкыр Сабантуй уздырганнар, беренче тапкыр Нәүрүз оештырганнар.

“Тель-Авивтагы урыс үзәгендә ике ел инде 30 августта Казан көнен үткәрдек. Быел да уздырачакбыз. Татарстанның, татар җиренең, тарихының кадерен монда килгәч кенә төптән белеп була. Моның өчен чит кешеләр янында яшәргә кирәк”, ди ул.

Татар хатыны президент кулыннан бүләк алган

“Мирас” оешмасы элекке Советлар берлеге илләреннән булган халыклар, аерым алганда, татар-башкортлар, азәрбайҗаннар, казакълар, кыргызлар, үзбәкләр белән эшли.

“Израил нигездә яһүд дине кешеләре өчен төзелгән ил булса да, монда мәчетләр дә, чиркәүләр дә, синагогалар да бар. Әлбәттә, синагогалар адым саен. Ләкин монда кешенең милләтенә яки диненә түгел, ә эшенә карап бәя бирәләр”, ди Рәзинә ханым.

Ул әле үзе дә бу көннәрдә “Ел кешесе” бүләгенә лаек булып, президент Шимон Перес белән очрашуга барган. Әлеге бүләк барлыгы 18 кешегә тапшырылган.

“Минем мөселман татар кызы булуыма карап тормадылар. Социаль хезмәт өлкәсендәге тырышлыкларым өчен бүләкләделәр. Монда ивриттан тыш, урыс телен белсәң сиңа эшкә урнашу җиңел, чөнки статистикага карасаң, халыкның биштән бер өлеше урыс телендә сөйләшә. Бу нигездә Русиядән килгән кешеләр. Социаль өлкәдән тыш, мин тагын француз телен дә укытам”, ди Рәзинә ханым.

Ул монда татарларның чараларга бик теләп йөрүләрен әйтә. Әмма оештыру ягына килгәндә, теләк белдерүчеләр сирәк икән. Капуста моны эшнең күплеге белән аңлата.

“Яхшы яшәү өчен күп эшләргә кирәк, шуңа халык гел эштә. Әмма Сабантуйларга килгәч, рәхәтләнеп ял итәләр һәм киләсе елларга тагын оештырырга сорыйлар”, ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG