Accessibility links

Кырымда яшь казаклар корал тотарга өйрәнә


Бахчасарай районында казакларның балалар өчен «Таврида-Сечь» исемле халыкара лагеры эшли. Кырым казаклары монда балаларны һәм үсмерләрне туплап, альпинизм, кыр-урманнарда ориентлашу, физик әзерлек, спорт чаралары үткәрә, аларны патриотик рухта тәрбияли.


Лагерьның тантаналы ачылышында катнашкан «Войско Запорожское» Украина казаклар берлегенең югары атаманы Александр Панченко: «Без монда яшь казакларны үстерәбез, аларга чын ирләр дуслыгы нинди булганын, казаклар тормышын күрсәтәбез. Быел монда Херсон, Запорожьедан кечкенә казаклар, Доннан кадетлар җыелды. Без картаябыз, ә яшьләр инде әзер булыр», диде.

Панченко әйтүенчә, Запорожье өлкәсендә мондый лагерьлар өчен бюджеттан акча да аерыла, тик Кырымда мондый ярдәм юк икән. Ул Бахчасарай шәһәр башы, район шурасы рәисе белән очрашып, бу хакта сөйләшкән. Панченко аларның “бу кирәкле эш” дип таныганнарын да сөйләде. Ачылышка хәтта Украинаның куркынычсызлык хезмәте офицеры чакырылган. Ул лагерьны карап чыккан. Бу хезмәтнең Бахчасарай район бүлеге рәисе дә лагерьны карарга җыена икән.

Берьяктан, мондый лагерьны бәлки гади бер күренеш дип кабул итәргә мөмкиндер, ләкин икенче яктан, тарихта Кырымда казакларның тамырлары булуын раслаган бернинди фактлар юк. Шуңа да төрле казак оешмалары тик соңгы 20 елда Кырымда яңгырдан соң гөмбә кебек үсеп чыгулары уйландыра.

Шул сәбәптән булса кирәк, кырымтатар Мәҗлесе Кырымда барлыкка килгән урыс казаклары оешмалары кырымтатарларга каршы оештырылган оешмалар дип саный. Мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилев бу хакта даими сөйләп тора.

Мәҗлес сәркатибе Заир Смедляев исә Бахчасарай районында «Таврида Сечь» лагеры «боевикларны әзерләгән лагерь” диде:

– Сайтта урнаштырылган фотолар бу хакта сөйли. Бу лагерьда украин патриотизмы түгел, ә бәлки сепаратизм тәрбиялиләр. Монда тәрбияләнгән балалар, үсмерләр алган белемнәрен кайда, кайсы конфликтларда кулланачаклары билгеле түгел. Бу казак оешмаларының төп максаты – Кырымда төрле чуалышлар чыгарып, анда катнашу.

Төрле лагерьларда балаларның кулларына корал тоттырып, аларны тик сугышырга өйрәтәләр, аларны йорт төзергә, башка яхшы нәрсәләргә өйрәтмиләр, алар мөселманнарга, башка милләтләргә каршы бу балаларны кулланалар.

Бу казак оешмалары артында кем тора?

– Алар Русия хәрби көчләре урнашкан Феодосия, Русия Кара диңгез хәрби флоты урнашкан Севастопольдә (Акъярда) көчлеләр. Аннан корал, кеше ярдәме бар, анда Совет армиясенең пенсиягә чыккан хәрбиләр яши, алар Украинага каршы эш итәләр.

Заир Смедляев Кырымдагы казаклар оешмаларына канун белән проблемнары булган кешеләр кергәнен дә сөйләде: “Кырымда мөселман зиратларында булган кабер ташларын күпләп җимерүләр, тәре урнаштыру провокацияләре артында да казак оешмалары тора. Алар үзләрен яклау өчен сәясәткә керә, “без казаклар, шуның өчен безне җаваплылыкка тарталар” дип шау-шу күтәрәләр”, диде.

Кораллы төркемнәрне барлыкка китерүне Украина кануннары ясак итә, ләкин «Таврида-Сечь» лагерында бу эшләнә, монда СБУ офицеры да чакырылган, моны ничек аңлатырсыз?

– Кызганычка каршы, бу дөрес, бөтенесе эшләнә, офицерларга исә, лагерьның тик бер ягын күрсәтәләр, ә аннары, алар киткәннән соң үз чын максатлары буенча эш итәләр.

Әгәр дә кырымтатарларны казаклардан якларга туры килсә, Мәҗлес нәрсә эшли ала?

– Беләсезме, һәр көчкә каршы тагын да зуррак көч тупларга мөмкин, бу тупик бер юл. Монда тик канун эшләргә тиеш.

Шуны да әйтергә кирәк, Мәҗлеснең Кырымдагы казак оешмаларына тискәре мөнәсәбәте билгеле. Бервакыт Кырым тауларында кырымтатар боевиклары әзерләнә, монда чечен сугышчылары дәвалана, саклана дигән хәбәрләр дә булгалаган иде. Ләкин Украинаның куркынычсызлык хезмәте бу хәбәрләрне тикшереп, кире какты. Ә Кырымда Бахчасарай районындагы Иске Кирмән элеккеге кырымтатар авылы җирләрендә казаклар оешмасына җир аерылганы, анда ачыктан-ачык балаларны корал тотарга өйрәткәннәрен Украинаның СБУ хезмәте офицерлары үзләре килеп карый.

“Бу лагерь Кырымда инде 8 еллап җәй көннәрендә эшләп килә. Бахчасарайдагы «Таврида-Сечь» лагерын үрнәк итеп инде сентябрь аенда Белогорск (Карасувбазар) шәһәрендә шундый ук казаклар лагерын яшьләр өчен оештырырга җыенабыз”, диде җирле казаклар оешмасы атаманы Виктор Сиденко.

Бахчасарай һәм Карасувбазар шәһәрләре сөргенгә кадәр кырымтатарлар иң күп яшәгән шәһәрләр санала иде. Бүгенге көндә дә бу ике районда иң күп санда кырымтатары яши. Тик Карасувбазар районында алар 33%ны тәшкил итә.

Казак оешмаларының бу районнарда лагерь оештырулары очраклы булмаска охшаган. Казак оешмаларының Кырымда кемгә каршы оештырылганы күренеп тора.

XS
SM
MD
LG