Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:22

Хәрби мәктәпнең ябылуы "хәрби сер" итеп саклана


Казанның хәрби тупчылар хәзерли торган уку йортының алгы күренеше

Казанның хәрби тупчылар хәзерли торган уку йортының алгы күренеше

Казанның үзәгендә урнашкан хәрби артиллерия мәктәбе ябылуга таба бара. Анда эшләүче хәрби булмаган хезмәткәрләр бу турыда ачыктан-ачык сөйләсә дә, хәрбиләр сер саклый. Хәзер анда бары тик 4 һәм 5 курс студентлары гына укый, түбәнрәк курсларда укучылар бөтенләй юк.


60 елдан артык Русиягә артиллерия белгечләре әзерләп чыгарган шушы мәктәпнең бүгенге хәле белән танышу максатыннан әлеге уку йортына юл тоттым.

Казан тупчылар хәрби уку йортына... танкчылар идарә итә

Хәрби шәһәрчеккә тоткарлыксыз гына эчкә узгач, игътибарны үтеп-китеп йөрүче хәрбиләрнең погоннарында да артиллерия түгел, ә танк хәрбиләренең билгеләре булуы җәлеп итте.

Димәк, анда эшләүче хәрби булмаучылар әйткән, артиллерия мәктәбе
ябыла, аның идарәсе әлегә танк хәрбиләре кулына күчә, дигән сүзләргә нигез бар.

Шулай да артиллерия мәктәбенең киләчәге турында хәрбиләрнең үзләреннән төгәл мәгълүмат алу теләге мине хәрби шәһәрчекнең эчке керү капкасына юнәлтте. Капка артында утырган хәрби хатын-кыз җитәкчелек белән очрашу теләгемне ишеткәч, мине 1нче контроль үткәрү ишегенә (КПП) борды.

Хәрбиләр сер саклый, халык исә вакыйгалардан хәбәрдар

Монда исә үзен шәһәрчекнең коменданты дип таныштырган майор Александр Расхончиков, җитәкчелекнең рөхсәте булмый торып, уку йорты турында бернинди мәгълүмат та бирә алмауларын әйтте.

"Безгә өстән берни дә сөйләмәскә дигән күрсәтмә булды, аннан соң без берни дә белмибез" дип, җитәкчеләре генерал-майор Валерий Мирончик белән күрешергә киңәш итте.

Әмма комендант генералның хәзерге вакытта Казанның танк мәктәбендә икәнен һәм вакытының тыгыз булачагын да сүзләренә өстәргә онытмады.

Шулай итеп хәрбиләрдән рәсми мәгълүмат алуның бүгенгә мөмкин булмаячагын аңлап, балалар тавышы ишетелгән бакча яныннан үтәргә булдым.

Бакча ягына барганда хәрби булмаучылардан мәктәп язмышы хакында сораштыргач, алар да хәрбиләрнең берни әйтмәүләрен, әмма мәктәпнең быелдан калмыйча ябылачагы турында ишетүләрен белдерде. Күбесенең эш урыннарын югалту борчуы йөзләренә чыккан иде.

Мәктәп җире сатылганмы?

Хәрби уку йортындагы балалар бакчасы тәрбиячесе Мәдинә Сафина
Хәрби шәһәрчектәге балалар бакчасы тәрбиячесе Мәдинә Сафина, радиодан икәнемне әйткәч, әңгәмәгә бик теләп ризалашты.

Мәктәп урнашкан җир инде сатылган, шуңа күрә бу уку йортын да таркаталар, эш ягын ничек хәл итәсе булыр инде дип, борчылуын яшермәде ул.

"Безгә төгәл генә берни дә әйтмиләр. 1 октябрьгә кадәр эшләргә диделәр, алга таба ни булыр инде", ди балалар бакчасы тәрбиячесе Мәдинә Сафина.

Гомере буе артиллерия мәктәбендә эшләгән Хәдичә Камалова исә, уку йортының ябылуын аның рәтле җитәкчесе булмавына бәйләп аңлата.

"Училищене ябарга күптән җыеналар иде инде. Чөнки артиллеристлар белән танкистлар арасында гомер буена көндәшлек булды. Безнең юньле артиллерист хуҗабыз юк, безнең белән танкистлар җитәкчелек итә", диде ул.

“Русия курсантлары Петербурга китәчәк, читнекеләр Казанда кала”

"Уку йортын ни өчен ябулары турында беркем берни әйтми. Имеш тупчыларның хәзер кирәге калмаган. 4-5 курстагы курсантларны Петербурга укырга күчерәчәкләр, дип әйтәләр.

Инде берничә ел рәттән яңа курсантлар алынмый. Хәрби булмаган хезмәткәрләрне кыскарталар. Элек 600 кеше эшли иде. Хәзер күпме калгандыр инде. Кыскартуга эләгүчеләр хәзер хезмәт биржасына барып теркәлә", ди Камалова.

Мәктәптә Африка һәм БДБ илләреннән килгән курсантлар да белем ала икән. "Алар килешү нигезендә килгәч, аларны башка урынга күчерә алмыйлар. Шуңа күрә менә шул чит ил укучыларына җитәрлек кенә хезмәткәр калып бара хәзер, алга таба аларны нишләтерләр - билгесез", ди Хәдичә ханым.

Мәктәп урынына күңел ачу үзәге булырмы?

Аның сүзләренчә, биналарның кайберләрен җимергәннәр дә инде. Алга таба монда күңел ачу үзәге була икән, бу урыннан юл үтәчәк дип тә сөйлиләр, ди ул.

"Хәрбиләр берни әйтмичә сер саклаган булалар, әмма барлык кеше бу училищенең бетәсен белә. Төгәл сәбәбен генә беркем дә әйтә алмый.

Монда укыту системасы бик яхшы оештырылган иде. Атаклы хәрби укытучылар тупланган иде. Бу мәктәп элек Советлар Берлегендә, аннары Русия буенча гел алдынгылардан саналды.

Безне хуҗасызлык бетерде. Күңелен биреп эшләүче тупчы җитәкче булса, без мондый хәлгә калмаган булыр идек", дип белдерде Казан хәрби артиллерия мәктәбендә эшләгән Хәдичә Камалова.

Шулай итеп, Казан хәрби артиллерия мәктәбенең язмышы турында хәрбиләр сер сакларга тырышса да, инде 3 ел буена монда беренче курсларга шәкертләр кабул ителми, хәрби булмаган хезмәткәрләр кыскартыла. Уку йортының хәрби булмаган хезмәткәрләре дә инде күптән ябылу хакында сөйли.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG