Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү АКШ рәсмиләренең "кара исемлеген" булдырган


Сергей Магнитский
Сергей Магнитский

АКШның исемлегенә җавап буларак, Мәскәүнең дә Русиягә керү тыелган АКШ рәсмиләре исемлеген булдыруы турында хәбәр ителә.

Мәскәү белән Вашингтон арасында Hermitage Capital инвестиция вакыфы юристы Сергей Магнитский үлеменә бәйле киеренкелек дәвам итә.

Вашингтонның АКШка керү тыелган Русия рәсмиләре исемлегенә җавап итеп, Мәскәүнең дә Русиягә керү тыелган АКШ рәсмиләре исемлеге булдыруы турында хәбәр ителә.

Виктор Бутны АКШка китерү
Мәскәүнең АКШны ике Русия ватандашы хокукларын бозуда гаепләп, Русиягә керү тыелган берничә дистә АКШ рәсмие исемлеген төзүе турында хәбәрләр таралды. Әлеге ике ватандашның берсе канунсыз корал сәүдәсе белән шөгыльләнүдә гаепләнүче Виктор Бут, икенчесе АКШка рөхсәтсез наркотик ташу өчен төрмәгә ябылган Константин Ярошенко.

Бу турыда “Коммерсантъ» газеты Русия тышкы эшләр министрлыгындагы исеме аталмаган бер рәсми әйткәннәр нигезендә язып чыкты.

Тайландта кулга алынган Бут АКШка 2010 елның ноябрендә тапшырылган иде. Ярошенконы АКШ махсус көчләре 2010 елның маенда Либерия башкаласы Монровиядә кулга алды.

Мәскәүнең бу гамәле Вашингтонның юрист Сергей Магнитский үлеменә бәйле түрәләргә АКШка керүне тыю турындагы июль карарына турыдан-туры җавап буларак бәяләнә. Русиянең югары түрәләренең коррупциягә бәйле булуы турында тавыш күтәргән Магнитскийның үзенә салымнардан качу һәм алдашу гаепләве белдерелеп, ул 2009 елда тикшерү изоляторында үлгән иде.

“Коммерсантъ» хәбәре уңаеннан Русия тышкы эшләр министрлыгыннан да, Кушма Штатлардан да бернинди белдерү булмады.

Әлеге җәнҗал АКШ президенты Барак Обама башлаган Мәскәү белән Вашингтон арасында мөнәсәбәтләрне сүндереп кабызу сәясәтенә яңа орым булырга мөмкин.

Аналитиклар фикеренчә, Магнитский эше Русия-Америка мөнәсәбәтләрендә киеренкелек чыганагы булуын дәвам итәчәк. АКШ Сенатының тәэсирле әгъзалары да, Магнитский эшләгән Hermitage Capital ширкәте җитәкчесе Уильям Браудер да бу мәсьәләнең онытылуына юл куймаячакларын әйтеп килә.

Федор Лукьянов
“Russia in Global Affairs” журналы баш мөхәррире Федор Лукьянов “Бу эш үзара мөнәсәбәтләрне җиңеләйтми, чөнки Кушма Штатларда бу теманың дәвам итүен теләүчеләр бар. Алар Магнитскийның коллегалары, Браудер әфәнде һәм башкалар... Алар шактый тәэсирле кешеләр. Шуңа күрә Русия ягының бу мәсьәлә акырынлап онытылыр дигән өметләре акланмады. Бу тема әле дә дәвам итә”, диде.

37 яшьлек Магнитский 2009 елда тикшерү изоляторында тиешле табиб ярдәме булмау сәбәпле үлде. Ул Русия эчке эшләр министрлыгы һәм Федераль иминлек хезмәтенең югары түрәләрен дәүләттән алдау юлы белән 230 миллион долларны үзләштерүдә гаепләгәннән соң, салымнардан качуда һәм алдау юлы белән акча үзләштерүдә гаепләнеп кулга алынды.

Магнитскийның элекке хезмәттәшләре һәм кеше хокукларын яклаучылар аңа махсус рәвештә табиб ярдәме күрсәтелмәгән дип исәпли.

28 июльдә чыгарылган АКШ исемлегендә ФСБ хезмәткәрләре дә, төрле дәрәҗәдәге полиция офицерлары да, салым хезмәткәрләре, төрмә сакчылары һәм табиблары да бар. Әмма аларның исемнәре әлегә әйтелми.

“Коммерсантъ” хәбәрчесе белән сөйләшкән Русия рәсмие Русия исемлегендәге кешеләрнең дә аталмаячагын әйткән. Ул: “Американнар үзләренең исемлеген күрсәтмәде, без дә үзебезнекен күрсәтмәячәкбез”, ди.
XS
SM
MD
LG