Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда праймериз нәтиҗәләре игълан ителде


Праймериз нәтиҗәләре
Праймериз нәтиҗәләре

Праймериздан соң Думага кемнәрнең баруы әлегә әйтелмәсә дә, Татарстанда иң тәэсирле шәхесләр исемлеге билгеле булды.


Татарстанда праймериз, хакимият фиркасе эчендәге беренчел сайлауларның нәтиҗәләрен игълан иттеләр.

Чәршәмбе кичендә Татарстандагы “Бердәм Русия” фиркасе секретаре һәм парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашып, якынча бер ай вакыт эчендә 14 урында үткән праймеризларга йомгак ясады.

Әлегә журналистларга Думага кемнең баруын әйтмәсләр дә, республикада иң популяр шәхесләр исемлеген, һәр 14 урында булган тавыш бирү нәтиҗәләрен тараттылар. Праймериз рейтингында фаразланган һәм көтелмәгән исемнәр дә бар.

Паровоз башында президент

Беренче икенче урында президент Рөстәм Миңнеханов һәм парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның баруы беркемне дә шаккатырмый. Алар өчен барлыгы 3653 һәм 3243 тавыш бирелгән.

Бу хакта беренче праймеризлардан соң игълан иттеләр инде. 14 сайлау урынында да президент иң күп тавыш җыйган кандидат булып тора, парламент рәисе аннан аз гына калыша.

Русия Думасында ветеран булып саналган, чыгышы белән Татарстаннан Дума рәисе урынбасары Олег Морозов та популяр булып чыкты. Ул гомум исемлектә 3нче урында тора.

Гимнастика остасы һәм депутат Алинә Кабаева праймеризларда иң күп тавыш җыйган кешеләрнең берсе булып санала. Ул 2353 тавыш казанып, исемлектә 4нче урынны били.

"Кабаевага сүз тидермәгез"

Татарстанда яшәмәгән кешенең ничек итеп шул хәтле тавыш җыюы турында фирка җитәкчесенә дә сорау юлладылар.

Фәрит Мөхәммәтшин: “Алинә Кабаева бик популяр, ул үзен татар дип таныта, аның әтисе Әлки районыннан чыккан, Алинә чыгыш ясаганнан соң залда кул чабалар, бәлкем аны гимнастика чемпионны буларак та югары бәялиләрдер, әмма ул сайланган төбәктә спорт корылмалары өчен акча табып бирде, ул республика өчен күп эшләде, ул эчкерсез, намуслы депутат”, диде.

Сәясәтче Кабаеваны праймеризларда катнашкан ирләр генә түгел, хатын-кызлар да сайлаган булырга мөмкин диде. “Аңа күп сораулар бирелде, хәттә гаилә хәле белән дә кызыксындылар”, дип аңлатты Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент рәисе урынбасары Александр Гусевның (5) һәм хөкүмәт рәисе урынбасары Равил Моратовның (6) праймеризларда андый югары урыннар алуы көтелмәгән иде.

Александр Гусев футбол клубы җитәкчесе буларак һәр ишек алдында футбол уйнау өчен шартлар тудырырмын дип вәгъдә иткән. Ул беренче катнашкан праймериздан соң, агентлыклар “Александр Гусев алда бара” дип язып чыккан иде.

Түрәләр ярышы

Авыл хуҗалыгы министры һәм хөкүмәт рәисе урынбасары Марат Әхмәтов шулай ук республикада бик популяр җитәкче икән. Ул Равил Моратовтан 32 гына тавышка калышып, исемлектә 7нче урынны алган.

Дума депутаты һәм федераль татар милли-мәдәни мохтарияте башлыгы Илдар Гыйльметдинов - 8нче урында. Аның өчен аеруча Апас районындагы праймеризда күп тавыш биргәннәр (201).

Ә менә “КамАЗ” генералы Сергей Кагогинның тормыш иптәше, ширкәтнең лизинг һәм сатуны үстерү мәсьәләләрен багучы идарәчесе Әлфия Кагогинаны моңарчы республика җәмәгатьчелеге белми иде. Әмма ул праймеризларда шактый тавыш җыеп, 9нчы урын алган. Аны аеруча Апас һәм Чаллыда күп сайлаганнар.

Шулай ук республикада 20 еллап Яшьләр эшләре һәм спорт министры булган Марат Бариевны да онытмаганнар. Ул исемлектә 11нче урында тора. Хәзер ул Русия Олимпия комитетында, Мәскәүдә эшли.

Район башлыкларыннан Әлмәт шәһәре җитәкчесе Ришат Әбүбәкеров беренчелекне алып тора. Ул 14нче урында. Хөкүмәт идарәсе башлыгы Шамил Гаффаровны да сайлаучылар игътибар белән тыңлаган. Ул 15нче урынны били.

Депутат һәм эре бизнес вәкиле Айрат Хәйрулин өчен Апас, Алексеевски һәм Яшел Үзәндә бирелгән тавышларның күплеге бу кандидатны 18 урынга чыгарган.

Хөкүмәт рәисе урынбасары Зилә Вәлиева - 20нче , вице-премьер һәм "Татэнерго" башлыгы Илшат Фәрдиев исемлектә 22нче урында бара. Вице-премьер, элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры Николай Никифоров 26 урынны били.

Казан шәһәр башлыгы 25нче урынлык тавыш җыя алган, Чаллы башлыгы 27нче урынны казанган.

Яшьләр эшләре һәм спорт, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, Финанслар, Юстиция, Фән һәм мәгариф министрлары 30дан алып 40нчыга кадәрге урыннарда тора.

Думага кем барачак?

Праймериз Думага барачак депутатлар исемлеген гадел итеп төзергә ярдәм итәчәк дип игълан ителсә дә, әлегә “Хакимият фиркесеннән Думаның яңа чакырылышына кем барачак?” дигән сорау җавапсыз булып кала.

Татарстандагы “Бердәм Русия” фиркасе секретаре Фәрит Мөхәммәтшин: “Президент, хөкүмәт башлыгы урынбасарлары һәм министрлар, башка түрәләр Думага барырга теләк белдермәде” дип ачыклады инде.

Ягъни башкарма хакимият оешмалары җитәкчеләрен Русия парламентына барачак кандидатлар исемлегеннән сызарга була.

Фәрит Мөхәммәтшин элегрәк, Татарстаннан барлыгы 20 кешелек исемлек тәкъдим ителәчәк, дип әйткән иде. “Республиканы вәкиллек итүче шәхесләр сайланганда, элекке депутатларның нәтиҗәлелегенә дә карыйбыз, әмма праймериз нәтиҗәләрен дә нигез итеп алачакбыз”, дип аңлатты хакимият фиркасе җитәкчесе.

Инде хәзердән ук Думага хәзерге депутатлар һәм анда комитетларда эшләүче Олег Морозов, Алинә Кабаева, Илдар Гыйльметдинов, Ирек Богуславский, Айрат Хәйруллинның урыннарын саклап калуын фаразлап була.

Әлмәт башлыгы Ришат Әбүбәкеровның да Мәскәүгә китеп баруы бар. Моны кайбер күзәтүчеләр “мактаулы сөргенлек” дип атый.

Федераль “Радиоэлектрон технологияләр” ширкәте җитәкчеләренең берсе Ренат Хәиров та праймеризда яхшы нәтиҗә күрсәтте (13). Аның исеме намзәтләр арасында күренүе ихтимал.

Ә менә хәзерге депутатлар һәм бай эшмәкәрләр Фоат Комаров (62), Марат Заһидуллов (64), элекке министр Клавдия Новикова (66), урын бушагач ярты елга Думага киткән Илдар Берхеев (69), элекке зур түрә Хафиз Салихов (71), элекке чакырылышта фирка исемлеге башында торган Александр Козловский (81), урысларны, хатын-кыз һәм яшьләрне вәкиллек итүче Виктория Черкесовага (86) бәлкем яңа эш эзләргә туры килер.

Кандидатлар исемлеге әлегә юк

Хакимият фиркасенең җирле җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин, яңа таләпләргә караганда, кандидатларның якынча 25%ы "Халык фронты"ннан булырга тиеш дип аңлатты. Ягъни якынча 4 кеше “Бердәм Русия” фиркасенә кушылган оешмалардан сайлап алыныр, дип фаразлады ул.

Әлегә исемлеккә “фронтчы”лардан иң югары урыннарны, хөкүмәттән Равил Моратов, “КамАЗ” вәкиле Әлфия Кагогина, президентның протокол хезмәте башлыгы Игорь Савельев, “Опора Россия” оешмасының җирле җитәкчесе Азат Газизов алды.

Фәрит Мөхәммәтшин Газизовны иң яхшы тәкъдимнәр кертүчеләр рәтендә дә атады, ягъни аның хакимиятнең ышанычын казанырга шансы бар.

Президент һәм хакимияттәге башка югары җитәкчеләр Думага бармаячак дисәләр дә, алар гадәттә фирка исемлеге башына куела. Шуңа күрә анда президент һәм фирка башлыклары кертелер дип фаразларга була.

Ахыргы исемлекне фирка вәкилләре 10 сентябрьгә кадәр игълан итәргә вәгъдә итә.

Хакимият фиркасе үткәргән праймериз исемлегенә белгәнегезчә 117 кеше кертелгән иде. Анда күпчелек урыннар "Бердәм Русия" фиркасе вәкилләренә һәм президенттан алып район башлыкларына кадәр бирелде. Гомумрусия халык фронтының Төбәк Координация шурасыннан 30лап кеше кертелде.

Кандидатларга һәр урында 300ләп кеше тавыш бирде. Аларның яртысы – хакимият фиркасе, икенче яртысы "Халык фронты" күрсәткән вәкил-сайлаучылар иде.
XS
SM
MD
LG