Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прохоров Русия премьеры булырга әзерлеген тагын белдерде


“Уң эш” фиркасе җитәкчесе Михаил Прохоров премьер-министр булырга әзерлеген белдерде.

Әмма ул моңа үзе ышанган өч програм тормышка ашырылган очракта гына барачагын әйтә.

Бүген “Интерфакс” агентлыгында үткән матбугат очрашуында чыгыш ясап Прохоров Русия Европага якынаерга тырышырга һәм рубльне еврога алмаштырырга тиеш диде.

Русия Дәүләт Думасы сайлаулавын әзерлек турында сөйләгәндә ул “Уң эш” фиркасе ил җитәкчелеген тәнкыйтьләүгә зур әһәмият бирмичә Русиядәге проблемнарны чишү юлларын тәкъдим итәргә тырышачак дип белдерде.
XS
SM
MD
LG