Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:19

Дин кардәшләребез көннәрнең эссе һәм озын булуына карамастан, ислам диненең нигезе булган фарыз гамәлләренең берсе – Рамазан аенда ураза тота. Ижауда яшәүче Хисаметдиновлар гаиләсендә бу айда аеруча дини һәм рухи азык туплауга өстенлек бирелә.


Татар гаиләсендә балага милли рух сеңдерү, туган телендә аралашырга өйрәтү, дин нигезләрен бирү – ата-ананың төп бурычы. Хисаметдиновлар гаиләсендә бу бурычны үтәү бер дә кыенлыклар тудырмый. Ирек белән Кадрия үз гаиләсендә нинди тәрбия алса, улларын да шулай өйрәтә. Иң мөһиме – беренче чиратта алар үзләре уллары өчен үрнәк әти, үрнәк әни.

Ирек Хисаметдинов – журналист. “Удмуртия” телерадиокомпаниясендә татар телендә “Очрашу”дип аталган беренче радиотапшыруны оештыручы, алып баручы. Соңрак ул “Мәдрәсә”, “Саф ислам” газеталарын чыгарды. Ирек үз гаиләсендә дини нигезләр ярдәмендә тәрбия алып үскән, Казан университетында югары белем алган, шулай ук ислам динен тирәнтен өйрәнүгә күп көч куйган шәхес. Бүген ул биш улы өчен белем туплауда да, хезмәттә дә үрнәк әти.

Ирек Хисаметдинов
“Балаларны тәрбияләүдә аерым програм белән эш итмим. Гаиләдә ничек куелган, шулай бара. “Улым, син татар милләтен ярат, динне тот”, дип әйтеп кенә аны милли җанлы да, дини кеше дә итеп булмый” дигән фикердә Ирек.

Улларына ислам нигезләрен өйрәтүдә илдә дингә караш үзгәреп, мәчетләр каршында мәдрәсәләр оештырылуының файдасы зур булса, шулай ук гаиләдә дини йолаларны үтәп яшәү дә тәэсир иткән.

Ирек Хисаметдинов гаиләнең яшәешен билгеләгәндә ирләрнең җаваплыгы зур булуына басым ясады. Балаларның нинди юлдан атлап китүендә күп нәрсә әтидән торуын, шулай ук беренче балага тиешле тәрбия, дөрес юнәлеш бирү аеруча мөһим дип билгеләде ул.

Осман – Хисаметдиновларның беренче шатлыгы. Ул энеләрен әйдәп баручы. Тыныч холыклы, салмак кына тавышлы, әмма аның сүзен кечкенәләр бер тавышсыз үти. Энекәшләренә өйдә дини сабакны Осман бирә. “Бу дәресләрне Әлмәт мәдрәсәсендә укыган елларда гадәткә керттем. Энекәшләргә сабак бирү – үзем өчен кабатлау, димәк хәтердә алар яхшы калачак”, диде Осман.

Осман белән Әмин
Соңгы елларда җәмгыятьтә балаларны нинди мәктәптә укыту турында күп бәхәсләр чыгып тора. Мәктәп програмнарына үзгәрешләр кертелә, шулай ук яңа алымнар, методикалар тәкъдим ителә. Егерме ел элек милли телләрне үзләштерүгә иреклек бирелсә, соңгы елларда бу өлкәдә киртәләр хасил булды. Шулай ук ата-аналарның дин нигезләрен өйрәтүгә омтылышы да зур. Балага һөнәр алуда ярдәм итү дә бүген зур проблема.

Хисаметдиновларның олы уллары гомуми мәктәптә белем алган. Гомәр белән Гадел шәһәрнең татар гимназиясендә укыйлар. Кече уллары Әмин генә мәчет каршында оешып килүче башлангыч мәктәпкә укырга йөри.

Ирек Хисаметдинов: “Мәктәптән башка булмый. Без мөселманнар, шундый ук кешеләр. Мәктәптә белем алып, дәүләтнең югары уку йортларында белем ала алабыз. Без шушы илдә бизнес белән шөгыльләнәбез. Шушы илнең гади кешеләре”, ди.

Кадрия Хисаметдинова
Мөселман гаиләләрендә баланы өйдә укыту гамәлгә керде. “Мәктәпләрдә төрле алымнар кулланып укыталар. Бу да мөселманнар уйлап тапкан програм түгел, аны канун рөхсәт итә, кайбер мөселманнар аны куллана”, диде Ирек.

Олы улы Осман һәм икенче улы Әскәр тугызынчы сыйныфтан соң Әлмәт мәдрәсәсендә өч ел укыган. Осман Согуд Гарәбстанында дин нигезләрен өйрәнүен дәвам итә. Әскәр дә быел укуын Мәдинәдә дәвам итәчәк. Осман ике ел гарәп телен өйрәнгәч, хәдисләр факультетында белем алачак. Мәдинәдә алган белемен киләчәктә үз җирлегебездә кулланырга ниятли ул. Әйтергә кирәк, Осман энесе Әскәр белән соңгы елларда Ижау Җәмигъ мәчетендә җәйге ял вакытында оештырылган укуларда балалар белән бик күп шөгыльләнде.

Хисаметдиновлар гаиләсендә улларының кызыксынуларын хуплау гадәти күренеш. Гомәр техникага тартыла. Ишек алдында берничә мотоцикл. Аларга утырып, бер йөреп керү дә ни тора! Ә техниканы белү, аны төзекләндерү Гомәр өчен икеләтә кызыклы.

Хисаметдиновларның хәләл ризык сату урыны
Мөселман гаиләсенә туклану мәсьәләсендә кыенлыклар тудырган киртәләр дә җимерелде. Соңгы бер-ике елда ислам дине таләпләренә нигезләнеп җитештерелгән ризыклар сату урыннары Ижау шәһәренең кибетләрендә, базарларында барлыкка килде.

Ун-унбиш ел элек хәләл ит һәм ит продукциясе белән мөселманнарны беренчеләрдән булып Ирек Хисаметдинов тәэмин итә башлады. Ул үз өендә сату урыны оештырды. Хәзер Хисаметдиновлар татарлар тупланып яшәгән Ижау шәһәренең Ленин районында урнашкан “Булгар” базарында хәләл ризык сату урынын да булдырды.

Кадрия Хисаметдинова хәләл ризыклар сатып алучылар арасында мөселманнардан тыш, башка милләт вәкилләренең дә күп булуын әйтте. Алар ислам кануннары буенча эшкәртелгән ризыкларга өстенлек бирә, ашамлыкларның башка җитештерүчеләрнекеннән тәме белән аерылып торуын аңлаган.

Хисаметдиновлар саткан һәр тауарга сертификат бар. “Үзебез тикшереп, карап чыккан җитештерүчеләр белән генә эләмтәдә торабыз, аларның тауарларын гына алабыз. Тавык итләрен Башкортстанның Турбослим фабрикасыннан, ә сыер итеннән ризыкларны Самар өлкәсе Гали авылыннан алып кайтабыз”, дип басым ясады Ирек.

Хәзер Хисаметдиновлар гаиләсе бергә ураза тота. Ифтарга мәчеткә йөри, тәрәвих намазларын да җәмәгать белән бергә укый. Бу гамәлне кече буын да олыларга ияреп кенә түгел, ихластан башкара. Димәк, тәрбияле, инсафлы, дини йолаларны хөрмәт итүче яшь буын үсә. Һәр мөселман гаиләсе өчен Хисаметдиновлар төрле яктан үрнәк булып тора.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG