Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Tatarstan Open”да казаннар тәҗрибә туплый


Казан теннис академиясе бинасы
Казан теннис академиясе бинасы

“Tatarstan Open” дип аталучы теннис бәйгесенең беренче көннәрендә үк Казан кызлары ярыштан төшеп калды. Алар югары дәрәҗәгә ирешмәсә дә, халыкара ярышта тәҗрибә туплый алды.


Шушы көннәрдә “Tennis Bay Center” теннис академиясендә “Tatarstan Open” дигән халыкара ярыш бара. Җиңүчеләр атна ахырында билгеле булачак. Икенче тапкыр Казанда узучы әлеге ярышта төрле илләрдән килгән хатын-кыз теннисчылар үзара көч сынаша.

Русия теннис дөньясында бу ярыш дәрәҗәсе белән “Кирмән Кубогы”ннан соң икенче урында тора. Шуңадырмы дөнья теннисчыларының беренче йөзлегенә кергән Евгения Роднина, Весна Долонц, Анастасия Якимова шушы ук көннәрдә Торонтода узучы халыкара ярышка бармыйча, Татарстанга килүне хуп күргән.

Бу ярышта 10 илдән килгән 60лап спортчы катнаша. Русия данын исә 20 спортчы яклый, араларында Татарстан кызлары да бар иде. Әмма алар “Tatarstan Open”ның беренче көннәрендә үк ярыштан төшеп калды.

Мәсәлән, Ксения Лыкина төрек кызы Пемра Озгенгә (1:6, 3:6) оттырды. Әмма моңа әллә ни шаккатучы булмады дисәң дә була. Чөнки Озген дөнья теннисчылары баскычының 306нчы урынында торса, Лыкина нибары 484нче.

Әйтергә кирәк, Ксения Лыкинага Казанда шактый өмет багланган иде. Чөнки ул 2009 елда Белградтагы җәйге Универсиададан Казанга ике алтын медаль белән кайткан иде. “Tatarstan Open”нан соң да ул Кытайда узачак Универсиадага юл тотачак.

Шулай ук Казан данын яклаучы Полина Новоселова да Венгриянең беренче хатын-кыз теннисчысы Василиса Булгаковага оттырды. Казан теннис академиясендә шөгыльләнүче Лилия Сабирҗанова, Сабина Шәйдуллина, Диана Кутузова, Августина Цыбышева һәм игезәкләр Аида, Ралина Кәлимуллиналар да беренче ярыштан ук дистанциядән төшеп калды.

Венера Абдуллина
Казан теннис академиясе хезмәткәре Венера Абдуллина сүзләренә караганда, кызлар ярышта югары дәрәҗәгә ирешмәсә дә, халыкара ярышта тәҗрибә туплый алган.

“Быел “Tatarstan Open”да дөньякүләм югары дәрәҗәле спортчылар күп катнашканлыктан, җирле теннисчыларга алар белән көч сынашуы авыр. Өстәвенә Казан кызлары күп кенә көндәшләреннән 3-4 яшькә кечерәк тә. Бу ярыш алар өчен олы сынау. 2013 елгы Универсиада вакытында бу кызлар алдынгылар рәтендә булыр, дип ышанам”, диде Венера Абдуллина.

“Tatarstan Open” ярышы уза торган теннис корылмасы турында да аерым әйтеп китәргә кирәктер. “Сигез гектар мәйданда урнашкан Казан теннис академиясенә Русиядә тиңнәр юк”, ди академия вәкиле Венера Абдуллина.

“Монда барлыгы 26 корт урнашкан, шуларның сигезе бина эчендә. Беренче зал ярышлар вакытында бербөтен мәйдан булып корылып, күнегү вакытында дүрт мәйданга аерыла ала.

Биредә тамашаны 3000 кеше күзәтә ала. Икенче залда да дүрт корт урнашкан. Ачык һавада исә тагын 18 теннис кыры бар. Үзәк мәйданда да 3000 тамашачыга исәпләнгән сүтелеп җыела торган трибуна урнашкан. Кышын мәйдан шугалакка әйләнә. Бу корылмада төрле дәрәҗәдәге ярышлар үткәреп була”, ди академия хезмәткәре.

“Tatarstan Open”нан соң академия тагын бер зур ярышка әзерләнә башлый. Чөнки сентябрь уртасында монда Дэвис кубогы уйнатылачак. “Күптән түгел танылган теннисчы, милләттәшебез Марат Сафин академиянең шартлары белән танышканнан соң, бу уеннарны Казанда үткәрергә ризалыгын бирде”, ди Венера Абдуллина.

Казан теннис академиясе хезмәткәре сүзләренә караганда, Казанда шушындый ярышларның үтүе халык арасында теннисның популярлыгын арттыра. Чөнки соңгы вакытта күп кенә казаннар үз балаларын теннис мәктәбенә бирә, үзләре дә теннис белән шөгыльләнә башлаган.

Ярыш барышы
XS
SM
MD
LG