Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татнет йолдызларын урысча кабыздылар


Татнет йолдызлары бәйгесен оештыручылар журналистлар белән очрашты
Татнет йолдызлары бәйгесен оештыручылар журналистлар белән очрашты

11 август Казанда “Татнет йолдызлары-2011” Бөтендөнья татар интернет-проектлар бәйгесе башлануга кагылышлы матбугат конференциясе узды. Җыелышның рус телендә генә узуы оештыручылар тарафыннан табигый хәл дип кабул ителде.


Бу бәйге быел тугызынчы тапкыр уздырыла. Үткән елгы бәйгеләрдән үзгә буларак, быелгы бәйгедә рус һәм татар телле сайтлар арасындагы ярышта тигезлек сакланган, ягъни ике телдә җидешәр номинациядә эшләр кабул ителә. Болар арасында түбәндәге номинацияләрендә тәкъдим ителгән эшләрдән җиңүчеләрне билгеләү планлаштырыла:

  • Гаммәви мәгълүмат чаралары
  • Татар дөньясы һәм Татарстан
  • Фән һәм мәгариф, тел һәм тәрбия
  • Мәдәният һәм сәнгать, тарих
  • Туган якны өйрәнү, туристлык, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше
  • Эшмәкәрлек
  • Иҗтимагый эшчәнлек

“Татарстан белән бәйле алты мең сайтның 700е татарча”

Бәйгене оештыру комитеты җитәкчесе Раил Гатауллин сүзләренчә, бүгенге көндә интернет дөньясында Татарстан белән бәйле татар һәм рус телләрендә эшләнгән 6 меңнән артык сайт бар. Ә татар телле сайтларның саны исә 700дән артмый.

Аның сүзләренчә, Татнет йолдызлары бәйгесенең максаты – шушы сайтлар турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүматны халыкка ирештерү, аларның дәрәҗәсен күтәрү һәм бу сайтларны ясаган кешеләрнең исемнәрен җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим итү.

Быелгы бәйгедә төп номинациядә җиңүчеләрне билгеләү белән беррәттән дүрт номинациядә өстәмә бүләкләр дә каралган. Болар:

  • Габдулла Тукай һәм аның иҗатына багышланган иң яхшы сайт
  • Юл хәрәкәте иминлегенә багышланган иң яхшы сайт
  • Иң яхшы татар телле сайт
  • Татарстан республикасының дәүләт телләрендә ясалган иң яхшы сайт

Матбугат конференцияләре беренче чиратта рус телендә

Дәүләт телләре дигәннән, Татарстанда ике дәүләт теле булуга карамастан бүгенге чара бары тик бер телдә – рус телендә генә барды. Дөрес, Татмедиа мәгълүмат агентлыгында уза торган чараларның күбесендә бу кагыйдәгә хилафлык китермиләр. Монысында да бу гадәттән тайпылмадылар.

Чараны оештыручылардан татар телендә дә сөйләүләрен сорагач, комментарийләрне чара тәмамлангач кына бирә алачаклары турында җавап ишетергә туры килде.

Татмедиа мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе урынбасары Нурия Беломоина, чараның бары тик рус телендә генә уздырылуын, бу бәйге турында рус телендә чыга торган мәгълүмат чараларының да белеп тору заруриятенә бәйләп аңлатты.

"Рус телле гражданнардан серләребез юк"

"Бу хәлне мин Татарстандагы татар телле гражданнарның үз туган телендә мәгълүмат алу хокукларының бозылуы дип санамыйм. Без – татарлар үзебез турында болай да күп беләбез.

Минем рус телендә сөйләвемнең төп максаты – рус телле гражданнарның да безнең турында белеп торулары. Безнең алардан качырып эшли торган эшебез юк. Конференция ул эшлекле момент кына.

Мин аны бик мөһим дип әйтмәс идем. Әйткәнемчә, комментарийләрне нинди телдә кирәк булса, шул телдә бирә алабыз", дип белдерде Нурия Беломоина "Азатлык" хәбәрчесенә.

“Татарча аңлау мөмкинлекләре күп”

Бүгенге чарада катнашкан Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары бу хәлне, ягъни башка милләт вәкилләре булган урында татарларның туган телләрендә сөйләшмәвен, бер психологик халәт, дип бәяли.

Ирек Шәрипов
"Без барыбыз да үсештә. Интернет безгә ирек белән беррәттән һәркемгә үзе булып калырга мөмкинлек бирә. Без әле андый шартларда яшәргә күнекмәгәнбез, күрәсең.

Без бөтен кеше дә аңласын дип, кайчагында русча да сөйләшәбез. Әгәр дә башка милләт вәкилләре безне аңларга теләсә, аларның безне аңларга мөмкинлекләре булуын без онытып та җибәрәбез.

Әлегә бу табигый хәл, әмма бу һәрвакыт шулай дәвам итәчәк дигән сүз түгел. Бүгенге хәлне төзәтелмәслек хата дип санамыйм", ди ул.

"Алга таба мондый җыелышлар үткәргәндә, без бүген Татарстан дәүләт теленең кайсысында сөйләшик, яисә ике телдә дә сөйләшү булачак дип, алдан әйтеп кую кирәктер. Әмма бүгенге җыелыштагы кисәтүегез урынлы булды", диде Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Ирек Шәрипов.

Шуны да әйтергә кирәк, бәйгегә гаризалар кабул итү 15 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы исә ноябрь аенда уздырылыр, дип көтелә.

Тик җыелышта катнашкан татар телле журналистларны, чараның ачылышындагы бер теллелек, бәйгенең нәтиҗәләрен игълан иткән чакта да кабатланмасмы, дигән сорау да борчыды.
XS
SM
MD
LG