Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 04:00

Тиздән 300 еллыгын бәйрәм итәргә җыенучы Омски шәһәре шаулатып-гөрләтеп чираттагы туган көнен –295 еллык юбилеен билгеләде.


Омскида шәһәр көне һәрдаим августның беренче якшәмбесендә үткәрелеп килә. Алдан, шимбә көнендә Халыкара Себер марафоны үтә. Быел да бу кагыйдәдән тайпылыш булмады. Шимбә иртәсендә, шәһәр урамнарын тутырып, 22нче Себер марафонында катнашучылар йөгереп үтте.

Стартка 15 меңнән артык кеше чыкты. Тулы дистанциягә, ягъни 42 чакрым 195 метрга аларның 712-се йөгерде. Җиңүне Кения спортчысы Кейо Джозфат яулады. Милләттәшебез, Тубылдан килгән спортчы Закир Колбаев 35 урында булды.

Якшәмбе көнне бәйрәм йөрештән башланып китте. Анда катнашучылар шигарләр, әләмнәр белән шәһәр үзәгендәге мәйдан аша үтеп, Ленин урамыннан Иртеш буена, шәһәрнең читенә кадәр диярлек, халыкны сәламләп үттеләр.
"Умырзая" ансамбле йөрештә
Милли-мәдәни оешмалар, үзешчән сәнгать коллективлары, шул исәптән шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте, “Умырзая” ансамбле бу бәйрәмдә һәрдаим катнашып килә.

“Төрле милләт вәкилләренең үз халыкларының киемнәрендә йөрешкә чыгулары, аннан соң төрле концерт мәйданчыкларында чыгыш ясаулары бәйрәмнең бер бизәге булып тора һәм шәһәребезнең күпмилләтле булуын ассызыклый”, дигән фикерен әйтте гаиләсе белән бәйрәм чараларын тамаша кылырга килгән бер ханым.

Омскиның күп ял урыннарында оештырылган бәйрәм чараларында да концерт програмын милли җырлар белән төрләндерергә тырышалар. «Умырзая» ансамбле җырчысы Рима Баратова, татарча җырлавымны сорагач, арып кайтсам да, үзем яшәгән район бәйрәмендә дә катнаштым, ди.
Бәйрәмнән күренеш


“Умырзая” ансамбле быел да «Яшел утрау» ял комплексында соңгы берничә елда үткәрелеп килүче “Омски – төрле телләрдә” дип исемләнгән милли мәдәниятләр фестивалендә катнашты. Фестиваль концертында һәвәскәрләр дә, һөнәри артистлар да һәм башка шәһәрләрдән чакырылган коллективлар да чыгыш ясады.

Бердәм фикерләр буенча, Омскиның 295 еллыгы бәйрәме, күләме, гаҗәеп тамашалары белән башка елларда үткәрелгән бәйрәмнәрне уздырган.
"Умырзая" ансамбленең яшь буыны җырлый

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG