Accessibility links

Либия гыйсянчылары Брига шәһәрен алуларын белдерә


Либиядә Мөәммәр Каддафига каршы сугышучы гыйсъянчылар пәнҗешәмбе көнне Брига шәһәрен яулап алуларын белдерә. Бу порт-шәһәрдә илнең төп нефть терминалы урнашкан.

Гыйсъянчылар вәкиленең Associated Press агентлыгына телефон аша белдерүе әлегә бәйсез чыганаклардан расланмаган. Рәсми Триполи да әлегә бу турыда берни әйтми.

Шула ук пәнҗешәмбе көнне гыйсъянчылар Триполидан 50 чакрым көнбатышта зур булмаган Нассыйр шәһәрен алды.

Әмма әлегә Либиядәге кораллы каршылыкта бер якның да зур өстенлеккә ия булуы күренми.
XS
SM
MD
LG