Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия БМОның Либиягә каршы чикләүләрен гамәлгә ашыра


Русия Либиягә карата БМО Иминлек шурасында расланган чикләүләргә кушыла.

Бүген бу турыда карарны президент Дмитрий Медведев раслады.

Медведев Русия күгендә Либия очкычлары очышын тыя. Бары тик һуманитар йөк ташучы очкычлар гына рөхсәт ителәчәк.

Либиядән яки Либиягә баручы корабларда хәрби йөк булуы турында хәбәр булса, Русия хәрби корабларына аларны тикшерү рөхсәт ителә.

Бу карар шулай ук Либия җитәкчесе Мөәммәр Каддафиның якын туганнары һәм якыннары белән финанс эшчәнлеге алып баруны да тыя.
XS
SM
MD
LG