Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:31

Яңа көймәләр бар, әмма алар Иделдәге туристлар өчен түгел


Яңа А145 көймәсе проекты

Яңа А145 көймәсе проекты

Яшел Үзән кораблар төзү ширкәте 17 августта яңа, заманча көймәне юлга чыгарырга әзерләнә.


Бу ширкәтнең соңгы дүрт елда җитештергән юлчылар ташучы заманча һәм уңайлы көймәләренең алтынчысы булачак. Яңа төзелгән А145 көймәсе суга төшерелгәч, Сочида сентябрьдә булачак икътисади форумга юл алачак. Бу аның өчен үзенә күрә реклама, Яшел Үзән кораб төзүчеләрнең мөмкинлекләрен таныту да булачак.

Моңа кадәр төзелгән юлчы көймәләр Енисей һәм Лена елгаларында кулланыла. Татарстан һәм күрше төбәкләрдәге пароходчылардан заказлар әлегә юк, ди корылыш хезмәткәрләре.

Олигархларның яхталарына охшаган, заманча, имин көймәгә Идел буйлап сәяхәт итүче туристлар да утырып йөрергә теләр иде. Әмма аларга 40-50 еллык иске кораблар гына тәкъдим ителә. Бу яңа корабның хуҗасы әлегә сер итеп саклана. Ул хөкүмәт банкы заказы белән эшләнгән.

А145 корабы 150 юлчыга каралган, сәгатенә 70 км тирәсе тизлек белән йөри ала. Көймә авиация һәм кораб төзү технологияләренә нигезләнеп тутыкмый торган металлдан ясалган. Яңа кораб елга һәм диңгез яр буйларында юлчыларны ташу өчен кулланыла ала. Аның моторы Германиядә эшләнгән, башка җиһазлары Яшел Үзән кораб төзү корылышында җитештерелгән.

"Көймәнең төбе уникаль технология белән эшләнде, анда йөрүчеләр үзләрен һавада очкан кебек хис итәчәк", дип мактый корабны Яшел Үзән корылышы оештыру бүлеге башлыгы Рәфис Фатыхов.

“Булгария” батканнан соң, матбугатта “Русиядә соңгы 20 елда яңа кораблар төзелмәгән, Иделдә яңа көймәләр юк”, дип әйтелде. Баксаң, көймәләр, аз булса да чыгарыла икән.

“Без соңгы 15 елда Русиядә елга транспорты өчен нәрсә дә булса төзегән бердәнбер корылыш булып торабыз”, ди Яшел Үзән кораб төзү корылышы оештыру бүлеге җитәкчесе Рәфис Фатыхов.

Лена һәм Енисейда шундый көймәләр йөри
Аның сүзләренчә, 2007 елдан алып корылыш “Лена елга пароходчылыгы” заказы белән 50-150 кешелек, заманча, әйләнә-тирә мохитне саклау таләпләренә туры килә торган А45 көймәсе төзегән булган. Барлыгы корылыштан 5 шундый көймә чыккан. Алар Лена һәм Енисей елгаларында юлчыларны ташый.

Рәфис Фатыхов сүзләренчә, шундый заманча юлчы көймәне төзү якынча 200 миллион сумга төшә. Киләсе атнада суга җибәреләчәк яңа А145 корабы да 8 миллион доллар тора. Бу эш Ак Барс Банк “Икътисади финанс төркеме” акчасына алып барыла.

Корылыш вәкиле әйткәнчә, беренчесен суга чыгарып җибәргәннән соң, Яшел Үзән төзүчеләре тагын бер көймәгә тотынмакчы.

Бу корылышның юлчы транспорт өчен көймәләр чыгарырга бөтен мөмкинлекләре бар. Әлеге тарихи кораб төзү ширкәте заманында һәр ай саен бер "Метеор" җитештерә торган булган һәм бөтен Советлар Берлеге ихтыяҗларын канәгатьләндереп торган.

Ракеталар белән коралланган хәрби кораб
Советлар Берлеге таркалганнан соң заказлар кимегән, корылыш бик авыр хәлдә калган. Ул елларда кораб төзүчеләрне хәрби заказлар яшәтте. Ширкәтнең интернет сәхифәсе хәбәр иткәнчә, Русия хәрби диңгез көчләре заказы белән 1989 елда “Бора”, 1999 елда “Сомум” ракеталы хәрби кораб, 2003 елда флотның флагманы дип саналучы чикне саклаучы хәрби кораб төзелгән.

2006 елда Яшел Үзән көймә төзүчеләре Вьетнам Хәрби диңгез көчләре өчен 2 зур хәрби көймә ясап бирде.

Корылыш юлчы корабларны да эшли ала, әмма аның өчен зур заказлар кирәк. Ширкәт вәкиле Рәфис Фатыхов әйтүенчә, Краснодар һәм Красноярски өлкәләре белән сөйләшүләр бара, Татарстан да кызыксына икән.

XS
SM
MD
LG