Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 04:57

Берлин дивары төзелә башлауга 50 ел тулды


Бүген Германиядә Берлин дивары төзелә башлауга 50 ел тулу билгеләнә. Тантата чаралары шимбәгә каршы төндә элекке чик буенда урнашкан бер гыйбадәт корылмасында башланды. Җиде сәгатьлек тантана барышында дивар аша Көнбатыш ягына чыгып качарга җыенганда һәлак булганнарның исемнәре яңгыратылды. Андый кешеләр саны кимендә 136 дип санала.

Берлин диварын төзү эшләре алманнарның Көнбатышка агылуын туктату максаты белән 1961 елның 13 августында башлана. Ул вакытка алдагы 12 елда Көнчыгыш Германиядән инде 3 миллион чамасы кеше китеп өлгергән була.
Диварның нинди булганын монда карап була: Deutsche Welle анимациясе

Берлинның көнчыгыш белән көнбатыш өлешләре чикләр урнаштырыла, шәһәрнең ике өлешен тоташтырган метро юллары ябыла. Көнчыгыш Берлин чәнечкеле тимерчыбык белән уратып алына, шуннан соң бетон блоклардан дивар корыла башлый.

Еллар дәвамында дивар биегәя, аны саклау тәртибе дә катлаулана бара. Диварның озынлыгы 155 чакрым тәшкил итә.

Берлин дивары 1989 елның 9 ноябрендә җимерелә.

Reuters тәкъдим иткән архив видеоязмада дивар төзелә башлаган көннәрдән алып аның җимерелүенә кадәр булган тарихи вакыйгалар сурәтләнә.
XS
SM
MD
LG