Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:31

Төркиядә танылган тюрколог, профессор Әхмәт Тимернең “Ватаным Төркия” дип исемләнгән китабы дөнья күрде. Татарстанда туып-үскән Әхмәт Тимер 1929 елда Русиядән чыгып качарга мәҗбүр була. Мөһаҗирлектә татар баласы зур уңышларга ирешә, ләкин аңа бер тапкыр да яңадан туган туфрагына аяк басарга насыйп булмый.


Әхмәт Тимернең моңа кадәр Төркиягә чыгып китү тарихын бәян иткән кечкенә китапчыгы чыккан иде, аннан соң “60 ел Алмания” дип аталган хезмәте нәшер ителде. Үз кулы белән язып калдырган соңгы хезмәтен аңа күрергә насыйп булмый, басмага аның кызы Бәһшәиш ханым әзерләгән. Бу турыда безгә тулырак язучы-тикшеренүче Роза Корбан сөйләде.

Роза ханым, милләте белән татар булган фән эшлеклесе Әхмәт Тимернең тормыш юлы, хезмәте никадәр өйрәнелгән?

– Профессорның тормышы, язган әсәрләре, фәнни хезмәтләре тикшерелде дип әйтеп булмый. Аны киң җәмәгатьчелек белми, Татарстанда да аны ишетеп белүчеләр күп түгел. Әмма бу шәхес игътибарга лаек.

Әхмәт Тимер 1912 елда Бөгелмәнең Әлмәт авылында дөньяга килә. 2003 елда 90 яшендә ул вафат булды. Озын бер гомер яши Әхмәт ага. Тормышы маҗаралы, ләкин шул ук вакытта фаҗигале була. Аның әтисен халык дошманы дип кулга алалар, төрмәгә ябалар. Һади Атласи белән бергә аны атып үтерәләр. Һади Атласи Әхмәт Тимернең җизнәсе була. Халык дошманы гаиләсенә яшәргә ирек бирмиләр, бик нык каныгалар. Урта мәктәптә укып йөргән Әхмәтне “фәннәрне үзләштерә алмый, өлгерми” дигән сылтау табып уку йортыннан куалар.

Ул вакытта кулак, имам балаларына советлар мәктәпләрендә урын табылмый. Кызылларның аларга якты көн күрсәтмәгәннәре көн кебек ачык. Нишләргә? Гаиләдә бу турыда утырып уйлашалар, ничек кенә булмасын, Бөгелмә якларыннан ераграк, бәлки, Русиядән үк чыгып китәргә дигән карарга киләләр. Азәрбайҗан, Үзбәкстанга да китәргә мөмкин, ләкин галимнең әтисенең: “Качып яшәү – ялган яшәү. Киткән очракта да хөр булган ватанга китәргә кирәк, ә бу – Төркия” дип әйткән сүзләре була. Әтисенең сүзе белән ул Төркиягә юл тота. Бик зур авырлык белән килеп урнаша, ләкин Төркиядә ул сыену таба. Үз туган җирендә хәтта белем алу хокугыннан мәхрүм булган Әхмәткә монда белемгә сусауны басарга, хезмәт, иҗат итәргә мөмкинлек туа.

Төркиягә килгәч, биредә ул урта мөгаллим мәктәбендә белем ала, аннары Берлин, Һамбург университетларында укый. Аның фәнни хезмәтләре шактый зур. Төркиягә, төрки халыкларга аның файдасы зур була. Алтаистиканың алга китүендә аның өлеше зур.

Университетны тәмамлап, яңадан Төркиягә әйләнеп кайткач, 1961 елда ул Төрек мәдәниятын тикшерү институтын кора. 1962-1975 елларда бу уку йорты белән Әхмәт Тимер җитәкчелек итә. Әнкара университетында тел, тарих, география факультетында эшли, ул профессор дәрәҗәсенә күтәрелә. Туган ягын гомер буена сагынып яшәсә дә, ул Төркиядә үз бәхетен таба. Шуңа да аның Төркияне Ватаным дип зурлап әйтүе, китабын да шул рәвешле атавы табигый.

Төркиядә аның шәхесе белән кызыксыну бармы?

Роза Корбан
– 2003 елда галим вафат булгач, Төркиядә аның үлемен искә алучы булмады. Төрекләр дә, татарлар да моны зур югалту итеп кабул итмәде. Быел апрель аенда аның үлгән көнендә бер төркем татар кабер янына барып, мәрхүмгә атап дога кылдык. Без, татарлар, аны күтәрмәсәк, аны искә алучы булмаячак. Татарстан халкы аны ишетеп тә, күреп тә белми, моның сәбәпләре дә бар. II Бөтендөнья сугышы вакытында Әхмәт Тимер Алманиядә яши. Аның язмышы да татар-башкорт әсирләреннән корылган Идел-Урал легионы белән бәйле була. Ул чакта Берлин университеты студенты Әхмәт Тимер төрмәләрдә йөргән, легионны оештыру эшләрендә катнашкан. Бу факт Татарстанны куркыта, шуңа күрә татарлар өчен аның иҗаты, тормышы ачылмаган. Туган ягына караганда, профессорны Төркиядә яхшырак беләләр, галимне ихтирам итәләр. Ул берничә телдә камил дәрәҗәдә, иркен сөйләшкән. Инглиз, алман, француз телләрен су урынына эчкән. Фәнни хезмәтләре дөнья матбугат битләрендә чыккан. Докторлык эшен алман телендә язганы билгеле.

Бер кызыклы факт, Алманиядә ул татар телен укыта. Аңа Берлин университетында татар теле курсларын оештырырга тәкъдим итәләр. Ә 1952-54 елларда Һамбург университетында Әхмәт Тимер студентларга төрек телен дә өйрәтә, шулай ук татар әдәбиятыннан лекцияләр укый.

Озак еллар дәвамында фән белән шөгыльләнгән Әхмәт Тимернең архивы бай булган дип фаразларга мөмкин. 90 яшенә җитеп, озын гомер яшәгән ил агасының шәхси истәлекләре дә күп булгандыр. Кемдә, кайда саклана аның архивы? Вакытында Гали Акыш та хезмәтенең бер өлешен Татарстан архивына бүләк итте. Әхмәт Тимернең кулъязмаларын Казанга кайтару мөмкинме?

– Дөрес, аның архивы бай, без бу турыда аның кызы белән сөйләштек. Әхмәт Тимернең кулъязмаларның бер өлеше “Күксал” исемле вакыфка бирелгән, кайсыдыр өлеше укучыларында саклана, кызы өйдә дә бар дип әйтте. Әхмәт Тимернең хатыны Рана ханым әле исән-сау, аңарда да байтак мәгълүмат, фотолар саклана. II Бөтендөнья сугышы вакытында үз кулы белән язган материаллар өендә бар дип беләм. Төрек мәдәниятен тикшерү институты үзе журнал нәшер иткән, анда да профессорның язмалары чыкмый калмаган, аларның тупланмасын да тикшерергә кирәк. Татарлар аның белән кызыксынуын арттырсын иде.

Роза ханым, Сез үзегез Әхмәт Тимерне күреп аралаша алдыгызмы? Ул сезнең хәтердә нинди кеше булып истә калды ?

– Әхмәт Тимернең исән чагында аны бер тапкыр гына күрдем. Әнкарадагы Казан татарлары мәдәният оешмасында Финляндия илчесенең хатыны белән очрашу оештырылган иде. Анда Әхмәт Тимер дә бар иде. Төркия татарлары аралашканда җиңел генә сизмәстән төрек теленә күчә, шуны Әхмәт Тимер ишетеп: “Үзара татарча сөйләшегез. Мин хәзер татарча матур итеп сөйләшә алмыйм, ичмасам, сез телнең тәмен җибәрмәгез”, дип әйткәне хәтердә калган. Бу 2000 елда булган хәл. Ул бик моңсу иде.

Әхмәт Тимер (у) илдән килгән кунаклар, хатыны һәм кызы (алда утыралар) белән
Әхмәт Тимер белән Рана ханымның бердәнбер кызлары туа. Аңа Бәһшәиш-Зәйнәп дип исем куялар. Зәйнәп – Әхмәт Тимернең әнисенең исеме. Ул аны гомер буена сагынып яшәгән, шуңа да исемен кызына да биргән. Зәйнәп әтисе юлыннан китмәгән, ул икътисадчы, кызганычка каршы, татарча сөйләшә белми. Рана ханым милләте белән чиркәс, өйдә татарча сөйләшү булмагандыр дип уйлыйм. Ләкин Бәһшәиш ханым әтисенең зур галим булганын белә. “Ватаным Төркия” китабын да басмага ул әзерләде.

Бәһшәиш ханымның әтисе турында истәлекләре бик күп. Ул әтисенең һәр елның 17 июньдә таң белән балконга чыгып утырганын искә алды. 17 июнь - Әхмәт Тимернең авылыннан чыгып киткән көне. Ул 1929 елда таңда китә һәм туган җире белән мәңгегә хушлаша. “Әтием Бөгелмә вокзалыннан утырып киткәнен һич кенә дә онытмады. Һәр 17 июнь балконга чыгып, хәтирәләренә чума иде”, диде ул. Туган җире белән аерылуын бик авыр кичерә. Әлбәттә, чит җирдә яшәү җиңел түгел, аның зур уңышларга ирешүләре дә нәрсә бәрабәренә булганын безгә күзаллавы авыр. Гомер буена сагышта яшәп карагыз әле сез?!

Әхмәт Тимергә туган ягына кире әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Шулай да 1990 елда исән булган барлык туганнары Әнкарага килә, аның белән очраша. Әхмәт Тимернең гаиләсе дә тар-мар ителә, ул чыгып киткәннән соң аларга көн калмый, яшәргә ирек бирмиләр. Алар Дагыстан якларына чыгып китәләр. Иң кечкенәсе, Әхмәт Тимернең энесе Гамир абый да 5 яшендә чыгып киткән килеш бүгенгә кадәр бер тапкыр да Бөгелмәне күрмәгән. Ул әле Волгоградта, медицина профессоры, аны Фәүзия Бәйрәмова барып тапты, аралашты. Кайтмаганнарын да аңлап була, йөрәкләрендә рәнҗеш бардыр дип уйлыйм.

Әхмәт Тимернең хезмәтләре татар телендә нәшер ителер дип өметләнәсе килә. Моның өчен безгә, татарларга, кыймылдарга кирәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG