Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тимер юл фаҗигасендә ике уфалы һәлак булды


Бәрелешү нәтиҗәсендә дистәләрчә тонналы вагоннар тимер өеменә әйләнә
Бәрелешү нәтиҗәсендә дистәләрчә тонналы вагоннар тимер өеменә әйләнә

Куйбышев тимер юлының Чиләбе өлкәсендәге Ерал-Сим аралыгында атнакич булган тимер юл казасында ике башкортстанлы һәлак булды. Алар – поезд машинисты һәм аның ярдәмчесе.


Чиләбе өлкәсендә булган ике йөк поезды һәлакәте хакында хәбәр бар илгә таралды. Пәнҗешәмбе көн кичендә Ерал-Сим арасы тимер юлында бер үк юнәлештә барган ике поезд бәрелешә. Нәтиҗәдә күмер төягән 70кә якын вагон юлдан читкә чыгып оча. Бәрелешү шулкадәр көчле була ки, дистәләрчә тонналы вагоннар тимер өеменә әйләнә.

Һәлакәт нәтиҗәсендә бер поездны хезмәтләндерүче ике кеше – аны йөртүче һәм аның ярдәмчесе шул урында ук һәлак була. Поезд йөртүче Денис Шумихин һәм аның ярдәмчесе Михаил Журавлев Уфаның Дим бистәсендәге локомотив депосында эшләгән. Икесе дә яшь кеше. Гаиләләрендә кечкенә балалар тәрбияләгән алар.

Әле тимер юл казасы булган урында төзекләндерү эшләре дәвам итә. Шуңа күрә дә кайбер поездлар – кеше йөртүчеләре дә, йөк ташучылары да урау юллардан җибәрелә. Байтак кына поездлар, гомумән дә, туктап калган. Аларда юлга чыккан кешеләр йә башка транспортка күчерелә, йә шул ук поездларда юлланырга рөхсәт бирелгәнне көтә.

1989 елда Башкортстанның Олы Теләк авылы янында ике пассажир поезды бәрелешеп анда 600дән артык кеше һәлак булган иде. Әле ике йөк поезды бәрелешкән урын да Олы Теләк станциясеннән 50 чакрым ераклыкта гына урнашкан. Ирексездән халык күңеленә “әллә соң бу урын каһәрләнгәнме?” дигән сорау туа. Чынлап та, Бермуд өчпочмагының “игезәгеме” әллә бу төбәк, дип аптырарсың да.

Чиләбе өлкәсендәге каза аркасында Уфа тимер юл вокзалыннан китә алмаучылар өчен тиешле шартлар тудырыла. Аларга җылы аш, эчәр су һәм башка кирәк-яраклар бирелә.
XS
SM
MD
LG