Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда праймериз дәвам итә


Башкортстанда Русия Дәүләт думасына праймериз – алдан тавыш бирүләр дәвам итә. 12 август көнне әлеге чара республиканың төньягындагы Дуван районында үтте.


Башкортстанда алдан тавыш бирүдә депутатлыкка дәгъва итүчеләр исемлегендә җәмгысе 123 кеше. Праймериз чаралары Башкортстанның Бәләбәй, Бөре, Салават, Стәрлетамак, Мәләвез, Сибай, Нефтекама шәһәрләрендә, Чакмагыш, Дуван районында һәм Уфаның берничә районында үтте.

Праймеризда республика президенты Рөстәм Хәмитов иң күп тавышны җыя. Аның хисабында барлык сайлаучыларның 85% тавышы. Соңгы нәтиҗәләр буенча беренче унлыкка шулай ук республиканың башка югары түрәләре дә керә.

Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев, Уфа мэры Павел Качкаев, Башкортстан хөкүмәте рәисе урынбасары Зөһрә Рәхмәтуллина, “Бердәм Русия” фиркасенең төбәк советы сәркатибе урынбасары Александр Дегтярев, хөкүмәт башлыгы урынбасары Әнвәр Мәхмүтов, Дәүләт думасы депутатлары - яңарак Бөтендөнья Башкорт корылтае башкарма комитеты рәисе итеп сайланган Марсель Йосыпов, Андрей Назаров һәм Иршат Фәхретдинов шулай ук беренче унлыкта иң күп тавыш җыючылар исемлегендә.

Алдан тавыш бирүләрдә депутаталыкка дәгъва итүче “Башкортстан татарлары” берлеге рәисе, танылган эшкуар Рамил Бигнов әйтүенчә, тавыш бирүләр төрле җирдә төрлечә үтә. “Беренче генә тапкыр булгач, тәҗрибәсезлек тә үзен сиздерә” ди ул. Рамил Бигнов үзе тавыш бирүләрдә әлегә 27нче урында бара.

Башкортстанда һәм, гомумән, Русия киңлекләрендә барган праймеризга төрле фиркаләр, җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре арасында мөнәсәбәт төрлечә. Әлеге чараны көнбатышка ияреп бер пародиягә әверелдерелгән сәяси уен дип атаучылар да бар. Шулай уйлаучылар арасында Уфадагы танылган җәмәгать эшлеклесе Эдвард Мурзин да бар. Аның фикеренчә, праймериз гади халыкның күзенә төтен җибәрә торган бер уен гына.

“Ә Дәүләт думасына сайланачак кешеләр бүгеннән үк билгеле инде. Алай гына да түгел алар, асылда, сайланган да инде”, ди Эдвард Мурзин.

Төрле төбәкләрдән алынган хәбәрләргә караганда, алдан тавыш биргән биналар полиция хезмәткәрләре тарафыннан көчле сак астына алына. Аларга теләгән һәр кеше керә алмый. Хәтта җәмәгатьчелек оешмаларыннан сайлануда катнашучыларның кайбер вәкилләре дә үткәрелми анда. Рамил Бигновның ярдәмчесе, профессор Мәҗит Хуҗинның полиция хезмәткәрләре белән җәнҗалга таруы да шуңа ачык дәлил.

Алдан тавыш бирүләр Башкортстанда 23 августка кадәр дәвам итәчәк. Киләсе атнада аның агымдагы нәтиҗәләренә йомгак ясала.
XS
SM
MD
LG