Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шынҗэн Универсиадасы ачылды


Бүген Кытайның Шынҗэн (урысча Шэньчжэнь) шәһәрендә XXVI җәйге Универсиада уеннарының рәсми ачылышы булды. Ярышларны бигрәк тә Татарстан делегациясе якыннан күзәтәчәк. Бу универсиада – 2013 елда Казанда узачак студент ярышлары алдыннан соңгысы.


Кытайда уздырылучы универсиадага 151 илдән 8000 мең спортчы киләчәк. Иң күп спортчы мәйдан хуҗаларыннан – бәйгедә 804 кытай спортчысы көч сынашачак. Аның артыннан Русия һәм Япония килә. Русиянең 672 спортчысы арасында Татарстаннан да 38 шәкерт бар. Татарстаннар Кытайда 13 төр спорт ярышында катнашыр, дип көтелә.

Рөстәм Миңнеханов FISU әгъзалары белән очрашты. 11 август., 2011 ел
Шынҗэнгә Татарстан спортчылары белән беррәттән республика президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге бер төркем түрәләр дә юл тотты. Кичә Татарстан делегациясе FISU әгъзалары белән рәсми очрашу уздырды.

Чарада чыгыш ясаган президент Рөстәм Миңнеханов, мондый ярышлар белән студентлар спортының тагын да киңрәк җәелүен бәян итте. Һәм халыкара студентлар спорты федерациясе әгъзаларын 2013 елгы Универсиада уңаеннан Казанга чакырды.

“Кытайлар ашау-эчүне яхшы оештырса, безнең биналар уңайлырак”

Бүген универсиада башланыр алдыннан, Казан белән Шынҗэн
арасында телекүпер оештырылды. Журналистларның сорауларына җавап биргән Рөстәм Миңнехановның сүзләренә караганда, Казандагы универсиада авылы биналары Кытайныкына караганда уңайлыклары ягыннан өстен булачак. Ә менә чүп җыю, хезмәт күрсәтү ягыннан безгә күп кенә тәҗрибә тупларга кирәк булачак, диде ул.

Шынҗэндәге ашау-эчү һәм матбугат хезмәткәрләре белән эшнең яхшы оештырылуы да Миңнехановның игътибарын җәлеп иткән. Бу Универсиада безгә бик зур тәҗрибә булачак, диде ул.

306 медальнең ничәсе Татарстанга кайтыр икән?

Шәнҗәндә татар сәнгать осталары да үз һөнәрләрен күрсәтте
Төрле илләрдән җыелган студентлар быел 27 спорт төрендә көч сынаша. Бу төрләрнең 13е мәҗбүри булса, 14е өстәмә төрләр булып тора. Ә барлык төр ярышларга билгеләнгән медальләр саны 306 булачак.

Медальләр дигәннән, быел Татарстан спортчыларыннан күп санда медаль алулары көтелә икән. Казан Универсиадасы башкарма дирекциясе матбугат хезмәте вәкиле Алсу Сәетова сүзләренчә, үткән универсиадаларда катнашучы Татарстан спортчыларының саны бармак белән санарлык булса, быелгысында исә алар 4 дистәгә якын.

Казан Универсиадасында чит ил шәкертләре татарча көрәшәчәк

2013 елгы Казан Универсиадасында, башкалардан аермалы буларак, бадминтон, шахмат, билбаулы көрәш, регби, самбо кебек спорт төрләреннән ярышырга мөмкин булачак, ди ул.

Казанга киләчәк кунакларга иң беренче чиратта Татарстан халкының кунакчыллыгын, Казанның күркәмлеген, аның спорт ягыннан уңайлы инфраструктурасын, монда яшәүчеләрнең барлык халыкларга карата дустанә мөнәсәбәттә торуын күрсәтергә телибез, ди Алсу Сәетова.

Татарстан делегациясе Кытайда
Шуны да әйтергә кирәк, быелгы Универсиаданы ябу тантанасы вакытында, 2013 ел Казан Универсиадасын тәкъдим итү чарасы да узачак һәм FISU байрагы тантаналы төстә Татарстан башкаласына тапшырылачак.

Чарада Кытай халык республикасы җитәкчесе Ху Цзинь-Тао, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Русия премьер-министры урынбасары Игорь Шуваловның катнашуы көтелә.
XS
SM
MD
LG