Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондонда ныклы тәртип саклау шимбәгә кадәр дәвам итә


Лондонда шәһәрне ныклап саклау шимбәгә кадәр дәвам итәчәк. Җәмәгать тәртибен саклауда 16 мең полиция хезмәткәре катнаша.

Британиянең иң зур шәһәрләрендә өч көн дәвам иткән талау һәм яндырулар барышында биш кеше һәлак булды.

Лондонда гына да 600-ләп кеше урам чуалышларында катнашуда гаепләнә.

Барлыгы 1700-дән артык кеше тоткарланган.

Британиянең икенче зур шәһәре Бирминһемдә кибет һәм рестораннарны талауда катнашкан, эзләүдә булган кешеләрнең илледән артык фотосүрәте зур экраннан күрсәтелде.

Премьер-министр Дэвид Кэмерон экономия максатында полицияне финанслауны киметү програмыннан баш тартсын өчен басым ясау дәвам итә.
XS
SM
MD
LG