Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 05:11

Йәмәндә президентка каршы зур урам җыеннары узды


Йәмән башкаласы Санада һәм башка шәһәрләрендә җомга намазыннан соң йөзләрчә мең кеше президент Гали Габдулла Салихның хакимияттән китүен таләп итеп урам җыеннарына чыкты.

Санада президент сарае янында дистәләрчә мең Салих тарафдары җыелды.

Йәмән президенты июнь аеннан бирле Согуд Гарәбстанында. Анда ул һөҗүмдә яраланганнан бирле дәваланды. Салих берничә көн элек хастаханәдән чыкты.

Шул кадәр озак илдән читтә булуына карамастан Салих хакимияттән китәргә җыенмый. Илне идарә итүне вакытлыча вице-президент башкара.

Йәмән президентының хакимияттән китүен таләп итүче җыеннар гыйнвар аенда башланды. Берничә ай эчендә бәрелешләрдә дистәләрчә кеше һәлак булды.

Бүгенге урам җыеннары Салихның ракета һөҗүмендә яралануыннан соңгы иң зур җыеннар.

XS
SM
MD
LG