Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Фукс йорты янында янгын чыккан


Казанда Мәскәү урамына урнашкан республика күләм әһәмияттәге тарихи архитектура ядкаре - Карл Фукс йорты янында янгын чыккан. Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле Азатлык радиосына, "йорт янында чүп-чар янды", дип белдерде.

Алдан янгынның көчле булуы һәм төтеннең ерактан ук күренеп торуы хәбәр ителгән иде.

Фукс йорты соңгы берничә ел эчендә җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә торды. Шәһәр хакимияте аны төзекләндерергә вәгъдә итсә дә, төрле юридик сылтаулар сәбәпле бу бина бүгенгә кадәр җимерек килеш кала бирә.
XS
SM
MD
LG